Ак биләүгә биләгән...

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе






Һәр хатын-кыз үзенчә бәхетле. Гомумән алганда, гүзәл затның бәхете үзенең һәм туганнарының сәламәтлеге, иминлеге, җан тынычлыгы, якыннарының игътибарына һәм мәхәббәтенә бәйле. Тормышның ямен күреп, үзеңә тиң парны табып, гаилә учагы кору – иң рәхәте шундадыр, мөгаен. Һәм, әлбәттә, сау-сәламәт, көтеп алынган балалар табу.



Хатын-кызның күрке әни булуда дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бала – Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк ул. Тугыз ай йөрәк астында йөрткән нарасыйның дөньяга аваз салган минутлары хатын-кыз өчен иң бәхетле мизгелләрнең берсе. Нәнинең беренче елмаюы, беренче тешләре, тәүге адымнары – әни кеше өчен шуннан да кадерлесе юк. Хәтта сабый көйсезләнгән, авырган вакыттагы мәшәкатьләр дә берни түгел. Иң мөһиме син – Әни.

 


Диләрә Латыйпова меңләгән хатын-кызны бәхетле иткән кеше. Өч дистә елдан артык элек ул акушер-гинеколог һөнәрен сайлый. Менә дигән балалар табибы да чыккан булыр иде үзеннән. Әмма хатын-кызларга әни булырга ярдәм итү теләге барысын да җиңә.

 


 

Минзәлә районының Бикбау авыл мәктәбен тәмамлаган кыз беренче елны медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә алмый. Әмма табиб булу хыялы сүрелми. Ел буе укырга керергә әзерләнә. Бу юлы инде тагын балларым җитмәс дип куркып, конкурс әзрәк булган дәвалау факультетына документларын тапшыра. Һәм теләгенә ирешә. Махсуслашу башлангач исә, балаларны бик тә яраткан, шул ук вакытта хирургия белән дә кызыксынган кыз боларның икесен дә күпмедер берләштергән гинекология юнәлешен сайлый.

 


- Гинекология юнәлешен сайлап бер дә ялгышмаганмын дип уйлыйм. Мин бу белгечлектә үз-үземне таптым. Эшемне шулкадәр яратып башкарам. Йөкле хатыннарны урамда күрсәм дә, алар өчен сөенеп туя алмыйм. Эчемнән генә изге теләкләр теләп: “И, бу ханым нарасыен исән-сау гына тапсын иде, сәламәт, бәхетле бала булсын”, дип озатып калам, - ди Диләрә Латыйпова.

 


Менә 5 ел инде Диләрә ханым җитәкче вазифасында. Ул - Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 2нче клиник хастаханәнең хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе. Әмма барыбер кәгазь эше белән генә чикләнми. Участок табиблары алып бара алмаган, баланы авыр күтәргән, патологияләр табылган хатын-кызларны үз күзәтчелегенә ала. Хатын-кызларга әни булырга ярдәм итә алуымнан канәгатьләнү хисе кичерәм, ди ул.

 


Бүген инде аңа үзе бәби табарга ярдәм иткән хатын-кызларның балалары да мөрәҗәгать итә. “Сез миңа дөньяга аваз салырга ярдәм иткәнсез. Әнием, һичшиксез, сездә тикшерелергә кушты”, - дип киләләр. Үзе таптырган кыз балаларны 9 ай буе күзәтү дәверендә күп кенә гаиләләр белән дуслашып, туганлашып беткән инде Диләрә ханым.

 


Үз эшчәнлеген исә Диләрә Латыйпова район җирлегендә башлый. Башта - Югары Ослан, аннары Балык Бистәсе һәм Апас районнары. Ирен кая җибәрәләр, шунда бара ул. Биредә аңа күбрәк стационарда эшләргә туры килә.

 


- Районның үзенчәлеге шунда – булачак әнине, хатын-кыз консультациясенә исәпкә басканнан алып, бәби табар вакыты җиткәнче күзәтәсең. Аннары хатын-кызга әни булырга ярдәм итәсең. Ул вакытта заманасы да башка иде бит. Бернинди профессорлар да юк. Үзеңә профессор булырга туры килә. Казанга да бик сирәк җибәрә идек. Гомумән, район хастаханәсе – ул бик яхшы мәктәп, - дип искә ала ул.

 


Район бала табу йортында эшләгән дәвердә Диләрә ханымның һәр көне балалар бүлмәсеннән башланган. Нәниләрнең кычкырган тавышлары минем өчен музыка, орган тавышы кебек иде, ди ул. Мин аларны башларыннан, аякларыннан сыйпап, сөеп чыга идем, дип уйларында шул вакытларга кайта ул. Шул чакта аның йөзе дә яктырып китә хәтта.

 


- Һәр әни өчен сөенечем эчемә сыймый иде. Сабыйның тәүге авазын ишетү белән күздән яшьләр килә. Беренче тапкыр бала табучыларга: “И, бу бала әни булуның ни икәнен белми бит әле. Моннан да зуррак бәхет юк бит инде”, - дип, хатын-кызга тәүфыйклы, игелекле бала үстерүләрен тели идем. 16 ел бала табу йортында эшләсәм дә, дөньяга аваз салган һәр сабый өчен күңелем белән шатлана идем, - ди акушер-гинеколог.


1998 елда Казанга килгәч, Диләрә Латыйпова хатын-кызлар консультациясендә эшли башлый. Бала таптырмаса да, әни булырга әзерләнүче хатын-кызларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша.

 


- Йөкле хатын-кызларның да төрлесе була, билгеле. Әмма аларның берсендә дә тискәре якларны күрәсем килми. Балага узуны планлаштырып, әни булырга әзерләнеп килүче гүзәл затларны күзәтүе дә рәхәт. Һәр йөклелек шундый булсын иде, - дип тели ул.

 


Әни булырга әзерләнүче хатын-кыздан да гүзәлрәк зат юктыр дөньяда. Бизәнмәгән, ясанмаган килеш тә алар үзләренең яшьлеге, нәни кешегә тормыш бүләк итәргә әзерләнүе белән матур. Шулай да бүген йөкле хатын-кызларга тагын да матуррак күренү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Ә иң мөһиме - мондый хатын-кызның йөзеннән нур бөркелә.



Кадерле Әниләр! Һәркайсыгызны бәйрәм белән тәбрик итәбез! Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәргә насыйп булсын!

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International