Чакырылучыларга Кораллы Көчләр сафында, гаскәрләрнең төрле төрләрендә хезмәт итү турындагы кино күрсәтелде. Заманның өр-яңа кораллары, техника һәм ату кораллары белән таныштырдылар. Егетләр космик гаскәрләрдә, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендәге хезмәт, хәрби шоферлар, Хәрби-Диңгез флотындагы хезмәт турында тын да алмый тыңладылар.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгышы да игътибар белән тыңланды. Ул армиягә чакырылучыларга карата зур хөрмәт белән аларның хокуклары турында тәфсилләп сөйләде, Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокуклары буенча вәкилләр институты эше белән таныштырды. Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьлар нигездә барысы да диярлек республика контроленә алынды. Солдатлар республика җи-тәкчеләренең ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшиләр.
Кунаклар каршында республика шефлыгындагы хәрби частьларда хезмәт итеп кайткан Балтач егетләре чыгыш ясады. Алар хезмәттәге үзенчәлекләр, солдат тормышы, үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. Татарстан егетләренең тату гаилә булып хезмәт итүләре, үз республикаларының абруена тап төшермәүләре турында ишетүе бик күңелле булды.
Мәдәният йорты яшьләре көче белән егетләр арасында “Булачак сугышчы” дигән шаян конкурс уздырылды. Анда үсмерләр армиядә беренче көннәрдән үк очрашырга туры киләчәк сорауларга җавап бирделәр. Үзешчән сәнгать концертын кызыксынып карадылар. Бик күп яңалыклар, кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. Ә хәзер исә армия хезмәтенә кыю рәвештә әзерләнә алалар. Безнең район егетләре армия хезмәтенә әзер, дип ышанып һәм горурланып әйтә алабыз.
Виктор ФИЛИМОНОВ, 70 нче Усад училищесы директоры урынбасары.