Көзге каникуллар башлануның беренче көне районыбыз укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үзенчәлекле семинар формасында узды. Әлеге чара Үзәк мәдәният йортында дин әһелләре белән бергә оештырылды.
Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенең дәгъват бүлеге буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Ислам Университеты шәкерте Сәид Даут, дин өл-кәсендә армый-талмый хезмәт куючы, дини китаплар, дини шигырьләр авторы Рәшидә абыстай Исхакый, Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин очрашуның мөхтәрәм кунаклары да, аны алып баручылар да булдылар. Алар бу чараны мәҗлес дип атадылар. Ул эчтәлекле чыгышлар, мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барды.
Нияз хәзрәтнең бик тә мөһим вәгазе, Илфар хәзрәтнең кисәтү рәвешендәгерәк нәсыйхәте, 90 яшьлек Рәшидә абыстайның ялкынлы чыгышы, шәкерт Сәид Даут башкарган аятьләр күңелләребезне сафландырды, рухыбызны баетты, килә-чәктә укучыларыбызга дини-әхлакый тәрбия бирү эшен тагын да яхшырак итеп оештыру бурычын тәгаенләде.
– Аллаһ кушканча яшә-сәк, фани дөньябыз да, ахирәтебез дә бәхетле булыр, шуның өчен балаларыбызны динле, иманлы, үзебезгә догачылар итеп тәрбиялик, – диде үзенең чыгышында Рәшидә абыстай. – Мин балаларыма да, оныкларыма да ислам тәрбиясе бирдем. 1975 нче елда пенсиягә чыктым, шуннан соң хатын-кызларыбызга да ислам дине дәресләре укыта башладым.
Энҗеле калфак өстеннән туры ак яулык бәйләгән Рәшидә абыстайга бер дә 90 яшь бирерлек түгел, ул әле дә изге эш башкара: адәм балаларын туры юлда, Аллаһ юлында булырга өндәп йөри.
– Чын күңелебездән сезне хөрмәт итеп килдек. Сезгә бик авыр, җаваплы вазифа йөкләнгән, кадерле укытучылар, тәрбиячеләр. Бу эшегездә сезгә Аллаһы Тәгалә үзе яр-дәмче булсын. Әдәбият дәресләрен, тәрбия сәгатьләрен дини-әхлакый тәрбия дәресләре итеп үткәрсәгез иде. Хәзерге балалар белән элеккегеләрен чагыштырып карасак, җир белән күк аермасы бит. Ни өчен элеккегеләр әхлакый яктан тәрбияле булганнар? Чөнки алар ислам динен тоткан дәү әни, дәү әти тәрбиясендә үскәннәр. Замана балаларының бәгыре катты, миһербанлык хисләре юк дәрә-җәсендә. Ни өчен? Аларның кулларында – телефон, Интернетта утыралар, шуңа күрә алар мөгаллимнәренә дә дорфа, рәхимсез. Гыйлем бирү белем алуга караганда да саваплырак. Әсәрләребез аша, дини кичәләр аша балаларыбызны саклап калсак иде. Укучыларыгыз сезне зурласын, игелекле булсыннар иде, – дип, үзенең теләкләрен җиткерде Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт.