Узган ял көннәрендә Алабуга шәһәрендә татар милли спорт көрәше буенча 1996-1997 елларда туган яшь егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призларына республика беренчелеге үтте.
Әйтергә кирәк, ошбу турнирның үзенең күркәм тарихы бар. Ярышлар 1973 елдан уздырыла башлый. Ул вакытта әле бәйге “Яшь батыр” дип атала һәм анда 14-18 яшьлек егетләр бил алыша. Берничә елдан турнирда катнашучылар ике яшь төркеменә аерылып, кечерәкләр – “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”), олыраклар “Татарстан яшьләре” газеталары призлары өчен көрәшә башлый. Бүгенге көндә дә әлеге бүленеш дәвам итә. Кечерәкләр язын көрәшсә, олыраклар көрәш буенча көзге сезонны ачып җибәрә.
Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек көрәш сезонының беренче бәйгесе булып Актанышта Татарстанның беренче Президенты призларына уза торган турнир торды. Әмма көрәшебезнең ил күләмендә танылуы һәм үсеш алуы республиканың татарча көрәш календаренә дә үзгәрешләр кертте. Чөнки Россиядә дә яшьләр көзен үк көрәшә башлый. Шунлыктан 17-18 яшьлекләр әлеге бәйгеләргә яхшылап әзерләнсен һәм сайлап алу гадел булсын өчен “Татарстан яшьләре” белән бәйле ярышларны да көзгә күчерделәр. Актанышта исә хәзер язын бил алышалар.
Җитмешенче еллар башыннан алып ошбу ярышларда күпме яшь җилкенчәкнең көрәшүен инде төгәл генә атап та булмыйдыр, әмма булачак танылган батырларның, шул исәптән бүгенге көндә танылу алган спортчыларның да зур көрәштәге тәүге тапкыр нәкъ биредә чирканчык алулары – бәхәссез. Халык арасында дан казанган пәһлеваннарыбызның күпчелеге шушы турнирларда бил ныгыткан, дөньяга танылган.
Исемнәре яшьтән таныла
Хәер, шул ук Алабугада узган бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре дә көрәш белән кызыксынучылар өчен шактый билгеле инде. Бәйгеләрнең саны арту, илкүләм ярышларда җиңүләр – болар бар да көрәшчеләргә инде олылар арасына кереп киткәнче үк билгеле бер танылу алырга ярдәм итә. Әйтик, Алабугада чемпион исемнәренә лаек булган Илмаз Әгъләзов (Чаллы), Ислам Фәләхов (Алабуга), Эрик Мәхмүтов (Түбән Кама), Рафил Низаметдинов (Мамадыш), Нәфис Галиев (Кукмара), Арслан Иванов (Мари Иле), Ринат Дәүләтшиннарны (Кукмара) инде берничә ел дәвамында исемнәре газета битләрендә күренгән, ишетелгән, күз уңында булган көрәшчеләр дип атый алабыз.
Шул ук ярышта узган ел Чаллыда җиңгән яки призерлар арасына эләккән спортчылар да бар. Әйтик, Алгиз Исмәгыйлев (Актаныш) былтыр да, быел да өченче урында калган. Булат Гадершин (Зәй егете, хәзер Алабуга өчен көрәшә) узган ел 65 кг.га кадәр чемпион калды, быел ул 70ләр арасында икенче урында. Ә 70тә быел чемпион калган Эрик Мәхмүтовка бу юлы тиңнәр табылмады. Былтыр Эрик финалда Мамадыштан Рафил Низаметдиновка оттырган булса, соңгысы быел 75 килолылар арасында да икенче тапкыр рәттән чемпион булып танылды. 90лылар арасында Арслан Иванов узган ел икенче генә иде, быел исә ул беренче урынга чыкты. Авыр үлчәүлеләр арасында алдынгылыкка чыккан Кукмарадан Ринат Дәүләтшин соңгы елларда үзе чыгыш ясаган барлык бәйгеләрдә дә диярлек республика һәм Россия чемпионы булып таныла. Әйтүләренә караганда, әлеге егет белән көрәшергә чыкканда тәҗрибәле көрәшчеләр дә шикләнә-шикләнә чыга икән инде.
Пермьнән киләләр, Кайбычтан юк
Татарстанның татар милли спорт көрәше федерациясенең Башкарма директоры Равил Хәйруллин белдергәнчә, ярышларны тамаша кылырга федерация җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килгән. Әлбәттә, көрәшчеләрнең дә төп җитәкчесе ярышка килү турнирның дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп, ямьләндереп җибәргән. Гомумән алганда, оештыру эшләре быел да югары дәрәҗәдә булган. Равил Гарифулла улы алдагы елларда да әлеге шәһәргә көрәш бәйгеләрен ышандырып тапшырырга мөмкин, ди. Сүз уңаеннан, Алабуга шул ук ярышны моннан ике ел элек кабул иткән иде инде.
Башкарма директор бу юлы да көрәш бәйгесенә Спас, Тәтеш, Алексеевск, Кайбыч командаларының килмәвен тәнкыйтьләп алды. “Пермьнән киләләр, Мари Иленнән киләләр, ә үзебезнекеләр татарча көрәшкә битарафлылык белдерә”, - ди бу уңайдан Р.Хәйруллин. Спас, Тәтеш, Алексеевск – әле бер хәл, чөнки монда татарлык дәрәҗәсе шуның кадәр генә. Ә Кайбыч бит, асылда, татар районы. Көрәшчеләре дә бар, югыйсә. Ярышларга хәзер берничә татар авылы белән генә мактана алган Югары Ослан командасы килә...
Иван дәдәйнең оныгы да көрәшә
Казан командаларыннан ярышларда катнашкан Киров – Мәскәү районы көрәшчеләрен телгә алмыйча мөмкин түгел. Гомумберенчелектә Николай Крылов, Илдар Хәбибуллин җитәкчелегендә шөгыльләнгән егетләр, җиңү традицияләре болай көчле булган Кукмара һәм Балтач районнарыннан гына калышып, өченче урынны яуладылар. Казан районнары берләшкәч, әлеге ике район командасы баштарак аерым-аерым чыгыш ясады. Берләшү файдалырак булмасмы икән дип язганым да истә әле. Киров районыныкылар Илдар Хәбибуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче энергоуниверситет егетләре белән данлыклы булса, Николай Крылов яшьләр белән эшләүдә танылды. Авылда шөгыльләнеп, билгеле бер күнекмәләргә ия Казанга күчкән егетләр белән түгел, ә бәлки чип-чиста шәһәр малайлары белән эшләү буенча дан казанды ул.
Шундыйларның берсе – Самир Бәширов. Белеп торыгыз: иң авыр үлчәүдә икенче урынны яулаган әлеге егет – данлыклы көрәшчеләребезнең берсе Иван дәдәй Бәшировның оныгы!
Беренче унлыкка (9нче урын) шулай ук Җәүдәт Хөсәенов шәкертләре – Идел буе районы командасы да кергән. Ә менә башкалада көрәш үзәге буларак бәяләнгән Авиатөзелеш – Яңа Савин районы командасы бу юлы 21нче урында гына. Ике ел рәттән шушы ярышларның җиңүчесе булган Мамадыш командасы исә Алабугада 10нчы баскычта урнашты.
Балтач турында өченче ел рәттән
Әлбәттә, Балтач районы командасы вәкилләрен атамый булдыра алмыйбыз. Чөнки өч ел рәттән әлеге ярышлар турында язганда нәкъ менә аларны төп геройларның берсе итеп ала идек. Моннан ике ел элек ярышлар турындагы репортажларның баш исемендә “Балтач – 40нчы”, узган ел “Балтач – 5нче” дигән юллар бар иде. Бу юлы инде Балтач командасы икенче урынга ук күтәрелде. Димәк, вакытында тиешле чаралар күрелгән, димәк, гаепне читтән түгел, үзләреннән эзләгәннәр һәм дөрес нәтиҗә ясый алганнар. Бу юлы да башисемне район атамасы белән бәйләдек. Кем белә, бәлки киләсе елга Балтач инде 1нче урынга ук күтәрелер?! Бу очракта, көрәшчеләр, тренерлар, җирле көрәш федерациясе белән берлектә, һичшиксез, район башлыгы Рамил Нотфуллинның да эшчәнлеген атамый булмыйдыр.
Беренче урында калган Кукмара командасына “Афәрин!” диясе генә кала. Нигездә шул ук егетләрдән тупланган команда быел яз көне Чистайда Федерация Кубогы ярышында җиңү яулаган иде инде. Бу юлы алар әлеге уңышның очраклы булмавын раслый алдылар. Кукмаралыларның яшьләр белән эшләүдә үз традицияләре, алымнары барлыгын белә идек инде. Ләкин соңгы вакытларда әлеге командага артык бәхет елмаймады: алар призлы урыннарга эләксәләр дә, беренче унлыктан төшеп үк китмәсәләр дә, артык зур уңышлар белән мактана алмады. Кем белә, бәлки олылар арасында да киләчәктә нәкъ менә Рамил Хәкимҗанов, Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар, Нәфис Галиев кебек егетләр элеккеге даннарын саклап калырга ярдәм итәр. Бирсен Ходай!
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
55 кг.га кадәр: 1) Илмаз Әгъләзов (Чаллы), 2) Ранис Җәббаров (Буа), 3) Алгиз Исмәгыйлев (Актаныш), 4) Марсель Сәйфуллин (Киров-Мәскәү)
60 кг.га кадәр: 1) Рамил Хәкимҗанов (Кукмара), 2) Марат Кәримов (Киров-Мәскәү), 3) Илдан Әхмәтханов (Балтач), 4) Илнур Рамазанов (Тукай)
65 кг.га кадәр: 1) Ислам Фәләхов (Алабуга), 2) Рәис Галиев (Арча), 3) Динар Кәримуллин (Теләче), 4) Радик Дусманов (Тукай)
70 кг.га кадәр: 1) Эрик Мәхмүтов (Түбән Кама), 2) Булат Гадершин (Алабуга), 3) Рифат Юсупов (Нурлат), 4) Ураз Шәрәфиев (Кумара)
75 кг.га кадәр: 1) Рафил Низаметдинов (Мамадыш), 2) Ришат Дәүләтшин (Кукмара), 3) Айрат Хәйруллин (Балтач), 4) Айзат Шәмсиев (Тукай)
80 кг.га кадәр: 1) Нәфис Галиев (Кукмара), 2) Илдар Сәетгалиев (Чаллы), 3) Әлфир Шәйдуллин (Актаныш), 4) Айнур Мөбәрәков (Саба)
85 кг.га кадәр: 1) Фәнис Сабирҗанов (Алабуга), 2) Эльмир Ахунҗанов (Мамадыш), 3) Мәлик Шакиров (Мөслим), 4) Ренат Камалов (Актаныш)
90 кг.га кадәр: 1) Арслан Иванов (Мари Иле), 2) Ильяр Муллагалиев (Саба), 3) Айдар Мифтахов (Нурлат), 4) Рүзәл Сафин (Биектау)
Авыр үлчәү: 1) Ринат Дәүләтшин (Кукмара), 2) Самир Бәширов, 3) Андрей Чиндин (Әлмәт), 4) Айназ Билалов (Балык Бистәсе).
Командалар беренчелеге:
1) Кукмара, 2) Балтач, 3) Киров – Мәскәү, 4) Түбән Кама, 5) Алабуга, 6) Чаллы, 7) Саба, 8) Теләче, 9) Идел буе, 10) Мамадыш, 11) Буа, 12) Арча, 13) Әлмәт, 14) Актаныш, 15) Балык Бистәсе, 16) Нурлат, 17) Минзәлә, 18) Биектау, 19) Әтнә, 20) Питрәч, 21) Авиатөзелеш-Яңа Савин, 22) Сарман, 23) Тукай, 24) Чүпрәле, 25) Әлки, 26) Азнакай, 27) Чирмешән, 28) Пермь, 29) Мөслим, 30) Яшел Үзән, 31) Аксубай, 32) Лаеш, 33) Зәй, 34) Апас, 35) Әгерҗе, 36) Кама Тамагы, 37) Лениногорск, 38) Яңа Чишмә, 39) Чистай, 40) Баулы, 41) Мари Иле, 42) Ютазы, 43) Совет, 44) Менеделеевск , 45) Чаллы-2, 46) Югары Ослан.
Радик САБИРОВ