Безнең балалар бакчасында июль ае бик күңелле мәшәкатьләр белән узды дисәк тә, ялгышмабыз. Чөнки балалар килүгә үз көчебез белән кечкенә генә ремонт ясадык.
Барлык тәрәзәләрне буядык, шкафларны төрле бизәкләр белән бизәдек, стенабызга әкият күренеше ясап куйдык. Бик матур итеп, төрле төсләр кулланып, бакчабыз алдында урнашкан мәйданчыгыбыздагы җиһазларны буядык. Верандабызда өч ромашка чәчәге “елмаеп” тора. Балалар аларны күреп бик шатландылар. Яңа спорт инвентаре урнаштырдылар. Бакчабызда төрле-төрле чәчәкләр үсә.
Балачак – гомернең иң бәхетле чоры, көн саен матур тәэсирләр, шатлыклы хисләр калдыра торган төрледән-төрле вакыйгалар булып тора. Бакчабызда уздырылган бәйрәмнәр исә аны, гомумән, үзенчәлекле итә.
Балаларның бакчага килгән беренче көннәре күңеллерәк булсын һәм истәлекле булып күңел-ләрдә калсын өчен без бу көнне ”Ямьле җәй” дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәйрәмдә җәй турында шигырьләр, җырлар, биюләр башкарылды. Клоун килеп бәйрә-мебезне тагын да ямьләндерде. Ул үзенең берсеннән-берсе кызыклы уеннарын, табышмакларын әзерләп килгән иде. Балалар клоун белән бергәләп “Кояш һәм яңгыр”, ”Алтын капка”, ”Оча-очмый”, ”Туп кемгә?” уеннарын бик теләп уйнадылар. Уеннарда балалар бик актив катнаштылар, күңел ачтылар. Аларның күзләрендә нур балкый иде. Әлбәттә, балалар бик канәгать калдылар һәм клоунның тагын килүен үтенделәр. Бәйрәмнән соң балалар, күңелләрен яхшы энергия белән баетып, күтәренке рух, яхшы кәеф, зур канәгатьләнү хисе кичерделәр.
Шушы шатлык балаларыбызның йөзләреннән һичкайчан китмәсен, дөнья имин, кешелек сәламәт булсын!
Халисә Яруллина, Коркачык авылы “Черёмушка” балалар бакчасы тәрбиячесе