Биектау станциясе бистәсендәге мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов, узган атнада бик гыйбрәтле ике риваять сөйләде.
– Әгүүзү билләһи минәшшәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлики үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Мәчеткә йөрүнең, изгелек эшләүнең никадәр мөһим булуын, малга табынуның буш мәшәкать икәнлеген аңлатучы ике риваять сөйлисем килә.
Бер мөселманның өч улы була. Ул үзе бик диндар булып, мәчеткә йөреп, биш вакыт намазын укып, Коръән кушканча яши. Балаларын да шуңа өйрәтергә тырыша. Үзе-нең хәлен сизеп, соңгы сәгате якынлашканны чамалап, ул үз янына улларын чакыра. Һәм аларга нибары өч сүз әйтергә өлгерә: “Ераграк, зуррак, яңарак”. Шушы сүзләр белән җан бирә. Әтиләрен шәригать кушканча җирләп, Коръән мәҗлесләре үткәргәннән соң әлеге мөселманның уллары баш вата башлыйлар: “Әти ни әйтергә теләде икән? Нәрсәне аңлата соң бу “ераграк, зуррак, яңарак” дигән сүзләр”? Егетләр төрле җавапларны әйтеп карыйлар, үзара ызгышып та бетәләр, әмма әтиләре әйтеп калдырган сүзләрнең асылына төшенә алмыйлар.
Көннәрдән бер көнне әтисе олы малайның төшенә керә. Егет аннан сорый: “Әти, без инде үзара ачуланышып беттек, әмма синең әйткән сүзләреңне аңлый алмыйбыз. Ни әйтергә теләдең соң син”? Әтисе бик җайлап кына сөйләп китә: “Сезгә мәгълүм, мин һәрвакыт биш вакыт намазымны укыдым, мәчеткә йөрдем, ул безнең өйдән урам аркылы гына урнашкан. Мәчет белән ике арада ясалган һәр адым җитмеш савапка тора. Әгәр дә мәчет ераграк урнашкан булса, мин никадәр өстәмә савап алган булыр идем! Менә монысы беренче сүземнең мәгънәсе. Икенче сүзем дә тикмәгә әйтелмәде. Бервакыт минем юлымда бер бик сәләмә киенгән, ач кеше очрады, ул хәер сорап тора иде. Минем кулымда бер түгәрәк ипидән гайре берни дә юк. Шул ипинең яртысын ул кешегә сындырып бирдем. Ярдәмгә мохтаҗларга иткән игелек ахирәттә үзеңә кайта икән. Әгәр икмәгем зуррак булса, мин хәер сораучыга биргән кисәк тә зуррак булыр иде, алган савабы да артык булыр иде. Шулай бервакыт базарда йөргәндә өстенә ертылып, таушалып беткән кием кигән кеше очрады. Карап-карап тордым да, өстемдәге киемемне салып, аңа кидердем. Минеке дә яңа түгел, әмма аныкы кадәр таушалмаган иде. Юмарт кеше кылган игелеккә Ходай Тәгала савабын арттырып бирә. Их, өстемдәге киемнәрем яңарак булса иде, дип уйладым. Менә хәзер үзегез уйлагыз инде”, – ди дә әтисе, юкка чыга.
Олы малай йокыдан уянгач, энеләренә күргән төшен сөйли. Бу алар өчен ахирәткә киткән әтиләреннән килеп иреш-кән олы сабак була.
Тагын бер гыйбрәтле риваять. Бер мөселман үлем түшәгенә егылгач, улларына үзенең үтенечен әйтә: “Мине җирлә-гәндә барлык йолаларны үтәгез, әмма юган вакытта аягымдагы оекбашларымны салдырмагыз”, – ди. Әтиләре үлә. Аны юарга, кәфенгә төрергә кирәк, әмма әтиләренең соңгы васыятен ничек үтәми калырга? Алар, киңәш сорап, авыл имамына баралар. Имам-хатыйб боларга әйтә: “Бу очракта беренче урынга Ходай Тәгалә әйткән таләпләргә өстенлек бирергә кирәк. Әтиегездән гафу үтенеп, оекбашларын салдырырга туры килер”, – ди. Егетләр өйгә кайтып, әтиләренең җансыз гәүдәсен юарга әзерли башлыйлар һәм аягындагы оекбашларын салдыралар. Аннан бер кисәк язу килеп чыга. Кәгазь битенә әтиләре кулы белән: “Менә, соңгы тишек оекбашымны да салдырып алдыгыз, мәңгелек дөньяга мине ялангач калдырып озатасыз”, дип язылган була.
Җәмәгать, бу сүзләрнең мәгънәсе һәркемгә дә аңлашыладыр дип уйлыйм: дөньялыкта никадәр мал тупласаң да, әллә ничә йортың, төрле маркадагы машиналарың, банкларда күп суммалы акчаларың булса да, берсен дә үзең белән алып китеп булмый. Мәрхүм белән аның укыган намазлары, кылган изгелекләре, рухи байлыгы гына китә. Бу хакта барыбыз да исләребездә тотсак иде. Аллаһ Тәгалә кушканнарны эшләп, тыелганнардан тыелып яшәргә язсын иде. Әмин.
Сания ШАКИРОВА язып алды