– Хаҗ кылу – зур эшкә тотыну, зур бәхет бу, – диде ул, – җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Юлда авырлыклар да очрар инде, шуңа күрә барыгызга да әлеге сынауларны узарга әзер булырга кирәк. Иң мөһиме – сабырлык, түземлелек. Үземнән беләм, кеше хаҗдан, рухи яктан да, физик яктан да ныгып, рухланып кайта, хәтта фикерләр дә үзгәрә. Ходай Тәгалә сезгә шундый изге сәяхәткә бару мөмкинлеге бирә икән, димәк, хәерле эшләрегез, күркәм ниятләрегез бар. Догаларыгызда үзегезнең районыгызга, кече туган илегезгә иминлек, бәрәкәт, яшьләрнең инсафлы булуын теләгез. Хаҗда кылган һәр дога Ходай Тәгалә тарафыннан кабул ителә. Сәфәрегез имин үтсен, исән-сау әйләнеп кайтыгыз.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Хаҗга барачак 14 кешенең һәркайсына, юлга кирәкле дарулар-медикаментлар алсыннар өчен, матди ярдәм акчасы салынган конвертлар тапшырды. Җыелучылар җылы сүзләре, матур теләкләре һәм ярдәме өчен район башлыгына рәхмәт әйттеләр.
Разия АБЗАЛОВА