Көзге кайгыртучанлык

2014 елның 19 сентябре, җомга






15 нче сентябрьдән “Көзге кайгыртучанлык” акциясе башланды.


Аның максаты – өлкән яшьтәге  ялгызларга – өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тәрбиясендәге кешеләргә  кышка әзерләнергә ярдәм итү.  “Өмет” халыкка комплекслы  социаль хезмәт  күрсәтү  Үзәге  хезмәткәрләре  ай дәвамында үз тәрбиясендәгеләрнең  өйләрен җыештырачаклар, тәрәзәләрен  чистартып, җылытачаклар, пәрдәләрен юып эләчәкләр. Әлеге акция  барышында шулай ук бәрәңге, яшелчәләрне җыеп алу һәм бакчаларны кышка әзерләп калдыру да күздә тотыла. Мондый күркәм гамәлләр 82 кешегә карата  башкарылачак. Социаль хезмәткәрләр  үз  тәрбиясендәгеләр кышны алдан хәстәрләнгән яшелчәләр белән  чиста өйләрендә каршыларлар һәм кышкы суыкларны  исән-имин  кичерерләр, дип ышанып әйтәләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International