«АвтоСугыш-2014»: татар-башкорт көрәше

2014 елның 25 августы, дүшәмбе





Казанда тәүге кат оештырылган «АвтоБитва» җиңел автомобильләр сугышына Уфадан алты экипаж килде. Алар - элек тә автоярышларда үзләрен күрсәткән командалар. Нәтиҗәдә, мондый ярышта беренче тапкыр катнашырга батырчылык иткән казанлылар авыр хәлдә калды: тамашачылар җир тетрәткеч татар-башкорт көрәшенең шахиты булды.



Татарстанда спорт ярышларының төрлесен күрергә мөмкин. Ә менә машиналарның әле сугышканы юк иде. Бу атна азагында «Казан-Арена» стадионының зур телеэкраны каршындагы мәйданга «АвтоБитва» автошоуын карарга бик күп кеше җыелды. Идел буе төбәкләреннән Уфада, Тольяттида автосугышлар даими уздырыла. Нәтиҗәдә, бу төр көрәштә кайбер командалар тәҗрибә туплап өлгергән. Казанга Уфадан танылган «Зебра», «Феррари», «Камикадзе», «Красавчик N13», «Пират», «Молния» машиналары экипажлары килде. Тольяттидан «Wolf of Toglyatti 163», ягъни «Тольятти Бүресе», казаннан  «Забетон», «Тrespassers», «KznRace», «AvtoKazanFist» исемле - өч һәм Чаллыдан бер - «Темная лошадка» командасы катнашты.

 


- «АвтоБитва»га әзерләнү өчен нибары өч атна вакыт тиде. Машина табып, аны ярыш таләпләренә туры китереп, үзгәртеп кордык, - дип сөйли «Забитон» экипажы капитаны, белеме буенча инженер Николай Индаев.

 


Николай үзе Ульяновск егете, Казанда яшәп эшли башлавына дүрт ел. Автомобильләр сугышы оештырылачагын ишеткәч, алар хезмәттәшләре белән үз көчләрен сынап карарга ниятләгән. «Волга»дан да чыдам машина табып булмый диләр, «Забитон» егетләре дә шуңа тукталган. Заманында Алмания өчен ясалган иске машинаны кулдан 16 мең сумга сатып алганнар. Ярыш таләпләре буенча, машинаның тәрәзә-фараларын салдырганнар, ишек-багажникны ачылмаслык итеп эретеп ябыштырып, машина эченә тимер торбалардан «куркынычсызлык каркасы» корып куйганнар. Радиатр һәм бензобакны да салон эченә күчергәннәр. Бөтен эшләр 68 мең сумга төшкән. Тышкы кыяфәте белән үк көндәшләрен өркетеп торсын өчен машинаны кызыл һәм кара төсләргә буяп, күзләр һәм тешләр ясаганнар.

 


«Забитон» машинасының руленә 25 яшьлек Сергей Иваньшин утырды. Автомобиль белән бәйле экстрим-ярышларны ярата ул, бигрәк тә джипларда пычрактан узышуларны калдырмый.

 


«KznRace» командасы исә -  Казанның урам узышчылары төркеме. Алар «АвтоБитва» өчен яшьтәшләре Дмитрий Садаускасның бабасыннан сакланган 1976 елгы «Иж-Комби» автомобилен сайлаган.

 


- Безнең мондый ярышта катнашканыбыз юк иде. Әзерлек кыйммәт булмады: салонны үзгәртеп коруга, күп дигәндә, 10-15 мең сум тотканбыздыр. Чүплектә күгәрергә ташлаганчы, бу машинаны данлыклы киләчәк көтә. Без салон эченә ясаган куркынычсызлык каркасын ярыштагы машиналар арасында иң ныклысы дип бәяләделәр. Гомумән, теләгән һәркем шундый машиналарны җыеп, автокөрәшкә чыга ала икән, киләсе елларда командалар саны шактый артыр, мөгаен, -  дип сөйли команданың капитаны Николай Тимохин.

 


Ә менә «Зебра» хуҗасы 35 яшьлек Денис Нерок 2012 елда Уфада үткәрелгән иң беренче автокөрәштә сигез машина арасыннан җиңүче исемен яулаган кеше. Мондый ярышларда инде бишенче тапкыр чыгыш ясавы.

 


- Казанлылар автосугышка әзерләгән машиналарда бик күп ялгышлыклар күрдем. Алар кирәкмәгән эшкә, вак-төяккә игътибар бирә, - дип фикере белән уртаклаша Денис. Үзе ул шулай ук «Волга» машинасына тукталган. Гадәттә, машиналар бер ярышка гына түзә. Димәк, үткән турнирларны санасаң, биш «Волга» алыштырган. Шулай да куркынычсызлык каркасын ныклы итеп эшләгән, аны инде өченче машинасына алып урнаштырган.

 


Автокөрәш, традиция буенча, чирәм-туфраклы, вак ташлы җирдә оештырыла, Казанда кебек асфальт мәйданда - беренче. Бу ярышта барлыгы өч раунд үткәрелде, һәркайсында дүртәр машина катнашты. Аларда җиңү яулаган экипажлар финалда очрашырга тиеш иде. Әмма соңгы минутта Уфаның «Красавчик» машинасы исемлектән төшеп калды: судья пилотның куркынычсызлык каешында җитешсезлекләр тапты.

 


Ярышта төп кагыйдә - машинаның пилот утырган ишегенә бәрмәскә. Башкача тыюлар юк. «Сугышудан» исән калган, ягъни яу кырыннан үз тәгәрмәчләрендә чыгып китә алган машина җиңүче дип табыла. Нәтиҗәдә, өч раундта да  көндәшләрен уфалылар - «Феррари», «Молния» һәм «Зебра» бәреп ватты. Казанлыларга дүртенче - «Юаткыч заезд»ның да ярдәме тимәде. Кыска тәнәфес арасында машинаның «яралы» урыннарын кисеп-эретеп ябыштырып «дәваласалар» да, финалда «Забитон» барыбер дә биреште. «АвтоБитва»да, узган ел Тольяттида икенче булган, «Молния» җиңде.

 


Шулай да караңгы төнгә кадәр дәвам иткән автошоу казанлылар хәтерендә кызыклы һәм тәэсирле программа белән истә калыр төсле. Чөнки төп мәйданда автокөрәш кенә түгел, «Big Kazan Extreme» мотомәктәбе осталары тарафыннан мотоцикл һәм квадрациклларда стантрайдинг эктрим-трюклары да тәкъдим ителде. Зур тизлектә йөрергә яратучы җиңел автомобиль хуҗалары янәшәдә дрифт-заездлар оештырды. «Тrespassers» байкерлар бердәмлеге дә шушы бәйрәмгә дип махсус трюк - «утлы очыш» әзерләгән иде. Болардан тыш, автотавыш бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. Машиналар ял иткән арада игътибарны биюче кызлар җәлеп итте - автошоуда «Гадкий койот» барыннан һәм «Сөмбел» бию театрыннан биючеләр чыгыш ясады.

 

 


Лилия ГАДЕЛШИНА, Солтан ИСХАКОВ фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International