Азнакайда ит комбинаты төзергә иде - Расих Шакиров Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка шундый үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Министр ит комбинаты ук төземәсәк тә, малны чалып, аны кисәкләргә бүлгәләп, капларга салып сатуга әзерләүче комплекс булдырырга кирәклеге белән килеште.
Бүген ”Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Марат Әхмәтов халыкны тыңлады. Министр янына ит комбинаты төзү, авылга юл салу, үстергән ашлыкны саклау урыны булмау проблемалары белән килгәннәр иде.
Расих әфәнденең хыялы шул рәвешле тиздән тормышка да ашырылыр, мөгаен. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Азнакайда мондый комплекс бик кирәк. Өстәвенә, бүгенге көндә мал чалу комплекслары төзү һәм төзекләндерү буенча махсус программа да тормышка ашырыла. Шул рәвешле дәүләт тарафыннан бу башлангычның 50 процент чыгымнарын дәүләт каплый.
Әмма Расих Шакиров бу идеяне җиткерүче генә. Проектны тормышка ашырырга сәләтле кеше дә кирәк. Якын арада Марат Әхмәтов Азнакай районы җитәкчелеге белән элемтәгә керергә вәгъдә итте. Бу эшнең башында кем торачагы, спонсорлар мәсьәләсе уңай хәл ителер дигән ышаныч белдерде ул.
Динә ЗАРИПОВА