Халык сыйфатсыз мобиль интернеттан зарлана

2014 елның 25 августы, дүшәмбе






Бүген мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы күпме табыш китерә? Социаль өлкәне мәгълүматлаштыру ни рәвешле башкарыла? Халык кайсы элемтә чараларыннан күбрәк зарлана? Бу һәм башка бик күп сорауларга Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында җавап бирделәр.

 


Соңгы елларда республикада гаммәви чаралар челтәрен үстерү һәм халыкның  заманча элемтә хезмәтләренә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкәсендә зур эш башкарыла. Агымдагы елның ярты елында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының тулай кереме арткан һәм 20,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бу турыда республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров хәбәр итте. Дөрес, үсеш темплары артык югары түгел – 2013 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда үсеш 0,6 процентка тиң. Моның сәбәбен министрлык вәкилләре Универсиаданың үтүе һәм Россия икътисадының катлаулы торышына бәйләп аңлатты.

 


Портал һәм инфомат аша – 185 төрле хезмәт

 


Татарстанда хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү дәвам итә. Билгеле булганча, инфомат һәм дәүләт хезмәтләре порталы үз эченә коммуналь түләүләрне башкару, штрафларны карау, табибка язылу, төрле чараларга билет сатып алу, мәктәп укучысының көндәлеге белән танышу һәм башка бик күп мөмкинлекләрне сыйдырган. 2009 елдан бирле эшләп килә торган әлеге система күптөрле үзгәрешләр кичереп, бүген инде 185 электрон хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия. Хәзер uslugi.tatarstan.ru порталында барлыгы 1 миллионнан артык шәхси кабинет теркәлгән. Электрон хезмәт күрсәтү системасы ярдәмендә республикада яшәүчеләр якынча 12 миллион сәгать вакытларын экономияләгән. Бу хакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде.

 


Чарада күптән түгел генә эшли башлаган хезмәт күрсәтү сервислары турында да сүз алып барылды. Мисал өчен, Россия Пенсия фондының яңа сервислары гамәлгә куелган. Хәзерге вакытта пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр, 2002 елга хезмәт стажы торышын тикшерүне, шулай ук Ана капиталының күләме хакындагы мәгълүматны электрон вариантта алырга мөмкин.

 


Халык 2012 елда хезмәт күрсәтә башлаган “Халык контроле” системасыннан да киң куллана икән. Аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр юллар, социаль хезмәт күрсәтү, торакны төзекләндерү, экология, юл кагыйдәләре өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә бәйле фикерләрен җиткерә һәм үзләре яшәгән җирлектәге кимчелекләрне күрсәтә ала. Эшли башлаганнан алып хәзерге көнгәчә сервистан барлыгы 26 меңнән артык кеше файдаланган.

 


Яңа төр системалар да эшләнә. Мисал өчен, “Мәктәп картасы” проекты. Әлеге проектны кертү белән әти-әниләр баланың мәктәпкә йөрүен, аның чыгымнарын, ашханәдә ашавын контрольдә тота алачак. Бу һәр укучыга тапшырылачак карта ярдәмендә башкарылычак. Башлангыч сыйныфлар өчен “мәктәп картасы” PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен – карта формасында булачак. Җәмәгать транспортыннын кулланучы укучылар исә юл хакын әнә шул карта белән түли ала. Шулай ук аның ярдәмендә мәктәп китапханәсендә китаплар да алырга мөмкин булачак. Әлегә проект Яшел Үзәннең 12 мәктәбе һәм районның 19 өстәмә белем бирү учреждениесендә тәҗрибә буларак кертелгән.

 




Челтәрләшәбез


Интернет бүген шәһәрләрне генә түгел, Татарстандагы ерак авылларны да яулады. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җиткерүенчә, хәзерге көндә республикада интернетны 3 миллион 250 мең кеше куллана. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 процентка (!) ка күбрәк.


Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов tatar.ru доменының техник яктан эшләтеп җибәрелүе турында җиткерде. Әлегә ул тест режимында гына эшли. Уңай бәя алу белән үк, августта яки сентябрь башында tatar.ru домены эш режимында кулланыла башлаячак, дип белдерде министр.


Кесә телефоныннан кулланучылар саны исә, киресенчә, кимегән. Республикада актив абонентлар 6 миллион 180 мең тәшкил итә. Юрий Багров элемтә өлкәсендәге үзгәрешләргә дә тукталды. Хәзер номерны саклап калып икенче элемтә операторына күчәргә мөмкин. Татарстанда бу уңайдан барлыгы 4 меңләп гариза кабул ителгән. Аларның 72 проценты канәгатьләндерелгән инде. Халыкның күпчелеге кәрәзле элемтә хезмәтләреннән зарлана. Мобиль интернетның начар “тотуы”ннан зарланучылар саны исә 3 тапкырга арткан. Татарстанлыларны кәрәзле элемтә һәм мобиль интернет чараларының авыл җирендә сыйфатсыз эшләве дә борчый. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бу өлкәдәге кимчелекләрне бетерү һәм кәрәзле элемтә чараларының сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшли. 2011 елның гыйнварыннан агымдагы елның июненә кадәр элемтә операторларына 3тән артык шикаять белдерелгән 72 нокта контрольгә алынган. Хәзер биредә төзекләндерү, элемтәне көйләү эшләре алып барыла.



Ләйсән ИСХАКОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International