Татарстан җитештерүчеләре товарлары белән мактанды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе





Татарстан үз-үзен тулы күләмдә азык-төлек белән тәэмин итәр дәрәҗәдә. Әле алай гына түгел – читтәге төбәкләрне дә экологик чиста, сыйфатлы продукция белән “баетып” торырлык. Әмма кибет киштәләренә генә үзебезнекеләргә күпчелектә ишекләр ябык. Бүген “Казан” агро-сәнәгать паркында сәүдә челтәрләре белән җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлек җепләре урнаштыру максатыннан азык-төлек күргәзмәсе үтте.


Cөт ризыгы, ит, йомырка, колбаса-сырлар, икмәк продукциясе, яшелчә, кәнфит-печенье – мул өстәлләр рәт-рәт тезелеп киткән. Күргәзмә, чыннан да, үзебезнең җитештерүчеләрнең кулыннан әллә ниләр чыга икәненә ышандыра. Биредә инде дистә еллар буе эшләп, барыбызга да таныш булган эре җитештерүчеләрдән башлап, күптән түгел генә эшен җайлап җибәргән шәхси хуҗалыкларга кадәр тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәдә 70тән артык җитештерүче катнашты.


Алабуга ит-консерва комбинаты, “Чаллы-ит”, “Чаллы-бройлер”, “Пестречинка”, “Эссен продакшн, “Кама беконы”, “Просто молоко”, “Яшел үзән сөт комбинаты” һәм башка эре җитештерүчеләрнең продукциясе үзенең төрлелеге белән сөендерә. Биредә хәтта кибет киштәләрендә бик сирәк очратырга мөмкин булган ризыкларны да күрергә, хәтта ашап-эчеп карарга да мөмкин иде. Билгеле, аларның продукциясе инде күптәннән зур сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителгән. Бүген алар үз җитештерү мөмкинлекләрен көчәйтү өстендә эшли. Үзебезнең продукциягә ихтыяҗ арта бара, диләр алар.


Гади фермерларның, крестьян хуҗалыкларының өстәлләре алай ук мул түгел, заманча матур “төргәкләре” дә юк. Әмма алар тырыша-тырмаша Татарстан базарына үз продукциясен чыгарырга тырыша. Үз көчебез белән генә бу мөмкин түгел, дәүләт ярдәме бик кирәк, диләр алар.


Җитештерүчегә барысын да кайгыртырга – үзенә үстерергә дә, җитештерергә дә, товарны матур итеп төрергә дә, аннары сатарга да бик авырга туры килә. Читтән кертелгән товарны чикләүләргә исә бик сөенәләр алар. Үзебезнең җитештерүчегә күбрәк мөмкинлекләр ачыла бит. Әмма җирдә эшләүчеләр, терлек асраучылар барыбер дәүләт ярдәменнән башка яши алмый, әлегә фермерларның күпчелеге очын-очка ялгап кына яши.


Бүген күргәзмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та “кунак булды”. Эре җитештерүчеләрнең продукциясен авыз итеп, ул “иң мөһиме, бәяләрне күтәрмәгез” дип бармак белән янады. Кечкенә фермер хуҗалыкларының проблемаларына да тукталды. Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген аларга яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау мәсьәләсен хәл итәргә һәм продукцияне сатып алучыга матур итеп тәкъдим итү технологияләрен үзләштерәсе бар. Монсыз зур сәүдә үзәкләре киштәләренә ишекләр ябык.


Дәүләттән үзебезнең җитештерүчеләргә субсидияләр бирүгә дә тукталды министр. Аның сүзләренчә, якын арада республика тарафыннан яңа программалар тәкъдим ителмәячәк. Бар өмет федераль үзәккә.

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International