Таныклыгың булмаса, штраф түләргә әзер булл

2014 елның 25 августы, дүшәмбе






Правасыз (йөртүче таныклыгы булмаган килеш) мопедта йөргән өчен  штраф түләргә туры киләчәк.


Биектау район судында РФ Җинаятьләр кодексының 12.7 статьясының 1нче кисәге буенча административ җаваплылыкка тартылган балигъ булмаган  үсмернең шикаяте тикшерелде. Эшне караганда шул ачыкланды: мопедларда йөрүчеләр һәм аларның әти-әниләре мопедларга кагылышлы үзгәрешләрне белмиләр икән.


Элегрәк, мопедта йөрү өчен, йөртүче таныклыгы кирәкми иде. Хәзерге вакытта мопедларга башка статус бирелде, шуңа бәйле рәвештә аларны йөртүчеләрнең яңа бурычлары  барлыкка  килде.


Юл  хәрәкәте кагыйдәләренең 1, 2 нче пунктлары нигезендә, Россия Федерациясендә түбәндәге билгеләмәләр  кулланыла.


“Механик  транспорт чарасы” – двигатель белән хәрәкәткә китерелүче транспорт  чарасы. Бу  термин шулай ук барлык төр тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга да кагыла (РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 22 нче мартындагы № 221 карары редакциясендә).


“Мопед” – ике яки өч көпчәкле механик транспорт чарасы, иң зур конструктив тизлеге сәгатькә 50 километрдан артмый. 50 куб сантиметрдан артмаган  күләмле эчке янулы двигателе яки озак вакыт эшләү режимында иң зур номиналь егәрлеге 0,25 кВттан артыграк һәм 4 кВттан кимрәк булган электр двигателе бар (РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 22 нче мартындагы № 221 карары редакциясендә).


Юл  хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1, 2.1.1 нче пунктлары нигезендә, Россия Федерациясендә механик транспорт чарасының йөртүчесе  тиешле категориядәге йөртүче таныклыгын яки транспорт чарасын идарә итүгә хокук бирүче рөхсәт язуын үзе белән алырга һәм, полиция хезмәткәрләре таләп иткәндә, тикшерү өчен аларга бирергә бурычлы.


Ягъни юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә мопедларны ЮХКнең 24 нче пунктыннан чыгардылар, шулай итеп, транспорт чарасы өчен регламентланган бүлекләрдә йөк-ләмәләр билгеләделәр. Хәзер мопедлар юл хәрәкәте кагыйдәләренең “Йөртүчеләргә гомуми таләпләр” дигән 2  нче пунктына да карый. Ә ул пункт транспорт чарасын йөртүченең  правасы булуын таләп итә.


Транспорт чарасына идарә итәргә хокукы булмаган йөртүчегә, транспорт чарасында йөргән өчен (йөртергә өйрәнү  вакытындагыдан гайре), РФ Административ  хокук бозулар кодексының 12.7 нче ст. 1 нче кисәгендә административ җаваплылык каралган. Аерым алганда, бу – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф салу. Бу хакта үсмерләр дә, аларның әти-әниләре дә онытмасын иде.


Фото  http://uarunews.ru/v-gibdd-obespokoeny-rostom-chisla-avarij-s-uchastiem-mopedov/

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International