Көрәшче бюсты куелды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе





Якшәмбе көнне “Биектау” универсаль спорт залы янында якташыбыз – данлыклы көрәшче Данил Галеев бюсты куелды. Районыбызның спортның төрле төрләрендә рекордлы күрсәткечләргә  ирешкән шөһрәтле спортчылары аллеясы менә шуннан башланып китәр. Данил Галеев әле 1976 нчы елда ук СССРның спорт мастеры  исемен  яулады. Ул Россия күләмендә сигез тапкыр, Татарстанда унике тапкыр чемпион дигән исемгә иреште, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге  турнирда  алты тапкыр җиңеп чыкты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Тантанага  спорт сөючеләр җыелды, аларның күпчелеге милли көрәшкә гашыйк кешеләр иде. Ачылышта  шөһрәтле көрәшченең хатыны, балалары, туганнары, дуслары катнашты.

 

 


Җыелучылар алдында  Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International