Туганны туган итә белә

2014 елның 11 августы, дүшәмбе






Хәзерге  заманда иң якын  туганнар  да уртак тел таба алмаган очраклар еш булып тора. Коркачык  авылында яшәүче Гайшә апа Сәгъдиева исә әтисенең икенче никахтан туган балалары, аларның  балалары белән үзенекеләр арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыра  алган һәм шул татулыкны хәзер-гәчә  саклап  калган.



Гайшә Ямаширмә авылында туа. Әнисе Латыйфа белән әтисе Габдрахман  үзләренең өч варисына – Гайшә, Салиха һәм Искәндәргә гомер бүләк иткән. Өлкән кыз Гайшә 10 яшьлек вакытта әнисе вафат була. Габдрахман абый Красна авылыннан Мәрзиягә өйләнә. Балаларның бәхетенә, Мәрзия йомшак күңелле, әйбәт хатын булып чыга, иренең беренче хатыныннан туган  балаларны  кыерсытмый. Уртак  никахтан ике ир бала – Илдус белән Эльбрус туа.

 

 


1944 нче елны Гайшә Кызыл Күл авылы егете Шәйхелисламга кияүгә чыга. Каената, каенана, иренең сеңлесе һәм энесе яшәгән йортка алтынчы кеше булып килен булып  килә ул. Яңа гаиләсенә әкренләп ияләшеп кенә килгәндә, ирен  армиягә алалар. 1945 нче елның гыйнвары була бу. Шәйхелисламга Бөек Ватан сугышының хәрби хәрәкәтләрендә  катнашырга туры килми, ул хезмәт иткән часть өйрәнүләрдә катнаша. Шулай булса да, армиядә җиңел булмый, ул 8 ел хезмәт  итә. Гаиләсен, яшь  хатынын  шатландырып, аны берничә тапкыр өенә  ялга кайтаралар. Бер-бер артлы туган 6 балага  Әнәс, Милис, Ирек, Эльмира, Венера, Гөлсинә дигән матур-матур исемнәр кушалар. Әнәс сабый чагында ук үлеп китә, ә калган бишесен олы мәхәббәт белән тәрбияләп үстерәләр. Бүген Гайшә апаның Ирек, Венера һәм Гөлсинәсе генә исән. Ирек хатыны Зәйнәп белән – Казанда, Венера ире Хәмит белән Коркачыкта яши. Венера яшелчә үстерүче булып  эшләгән, хәзер пенсиядә инде.  Кече кыз Гөлсинә исә – әнисе янында.

 

 


Гайшә апа яхшы әни генә түгел, акыллы  каенана да  булган, күрәсең. Шулай булмаганда, вафат  булган улы Милиснең хатыны Зөһрә һәм аларның балалары   хәлен белергә кайтып йөрерләр иде микән?! Дөньядан иртә киткән кызы Эльмираның ире Равил дә әбисе янына килергә вакыт таба.  Гайшә апа барысын да шатланып каршы ала, онытмаганнары өчен рәхмәт укый. Дәү әниләрен өзелеп яратучы 8 оныгы, оныкларының 9 баласы бар.

 

 


Гайшә  апа әтисенең икенче никахыннан туган балалар белән дә дус яши. Илдус исемлесе аның янына еш кайта, телефоннан  шалтыратып та хәлләрен сорашып тора. Илдус  Габдрахманович республикада билгеле кеше, ул озак еллар буена Арча педучилищесы директоры булып эшләде.  
Шәйхелислам абый 1973   елны  һич көтмәгәндә үлеп китә. Берничә көн башы авыртудан зарланып  йөри  ул. Баш   авырткан  саен хастаханәгә беребез дә йөгерми шул. Шәйхелислам абый да артык әһәмият бирми, әҗәл авыруы булыр дип уйлап та карамый.
– Ирем Шәйхелислам Бөек Ватан сугышы бәрелешләрендә катнашмады катнашуын, тик ул сугыш безне дә урап узмады, – дип сөйли Гайшә апа. – 1941 нче елда әти дә, аның энесе дә сугышка бер  үк  вакытта чыгып киттеләр, икесе дә һәлак булды. Тылда безгә дә авыр иде. Айлар буе нәрәт буенча Буа районында  окоп казыдым мин. Урман кисәргә дә йөрдем. Сугыш елларының ачысын җитәрлек татыдым.

 

 


Гайшә апа гомере буе Коркачык фермасында дуңгыз караучы булып эшләгән. Хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен  аны күп тапкырлар бүләкләгәннәр.

 

 


– Безнең әни кырыс та, йомшак та була белде. Һәрвакыт акыллы ки-ңәшләр  бирде. Кечкенәдән үк яхшыны яманнан  аерырга өйрәтте. Матди яктан да ярдәмен кызганмады. Балалар үстергәндә дә бик булышты, оныклары  әнә «әби», дип  үлеп торалар. Барыбыз да сәламәтлек һәм озын гомер телибез аңа. Ул  безгә  бик кирәк әле, – ди  кызы Венера, әнисен  90 яшьлеге белән котлап.

 

 


Гайшә апа үз тормышыннан канәгать.

 

 


– Әлхәмделиллаһ, шушы яшькә җитсәм дә, үз аягымда йөрим, нәрсә кирәк – барысын да үз кулым белән эшлим әле. Балалар да, оныклар да, башка  туганнар да хөрмәт  итә. Тормыш матур  бит, шуңа күрә яшисе килә шул, – диде Гайшә апа, саубуллашканда. Аннары:

 

 


– Без  күргән  кыенлыкларны балаларыбызга, оныкларыбызга, аларның балаларына  күрергә язмасын иде, – дип өстәп куйды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International