Бәйгегә Пермьгә барачаклар

2014 елның 11 августы, дүшәмбе









2014 нче елның җәй башында спорт комплексында  шашка уены буенча  Татарстан Республикасының  авыл районнары арасында шәхси-команда беренчелеге узды.



Биектау районы командасы Ленар Минҗанов, Ринат Хәмидуллин, Павел Иванов һәм бердәнбер хатын-кыз  – Гүзәл Камалиева составында катнашты. Көндәшлекнең ел саен көчәя баруы турында әйтеп китү дә урынлы булыр. Ул  бигрәк  тә Россия  беренчелегенә сайлап алу ярышларында сизелә.  Яшел Үзән, Саба һәм Әгерҗе районнары командалары кайчандыр беренче урыннарны алдылар, аларның ул уңышны хәзер дә кабатлыйсылары килде. Биектау районы командасы моңа кадәр беренче урында булды, әмма 2012 нче елда  Яшел Үзәннән килгән көндәшләренә оттырды, Красноярскида узган Россия беренчелегенә дә алар барды.

 

 


Бу ярышлар да шулай ук киеренке узды. Командага әйләнеп кайтканнан соң Гүзәл Камалиева, мөмкин булган 9 дан 9 очко туплап, беренче урынга чыкты. Ленар  Минҗанов – ир-атлар арасында өченче урында. Ринат Хәмидуллин һәм Павел Иванов – 4 нче һәм 6 нчы урыннарда. Нәтиҗәдә биектаулылар беренче, Яшел Үзән вәкилләре  икенче урынны алдылар, сабалыларга өченче урын эләкте. Хәзер безнең команда  Пермьдә  узачак Россия ярышларына  әзерләнә.

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International