Ясминәне бөтен дөнья белән коткарыйк!

2014 елның 29 июле, сишәмбе






Кайгы кеше тормышына шакымыйча керә. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе дә аны үз ишекләренә шакыр дип һич уйламагандыр. Быелның июлендә Айгөл белән Илнурның ике яшьлек кызы Ясминә Мөхәммәтҗановага көтелмәгән һәм аяусыз яман шеш диагнозын куялар.


Очраклы хәл булмаса, бу авыру бөтенләй беленмичә калыр, балага булышу мөмкинлеге бермә-бер кимер иде. Кызчыкның әтисе Илнур, баланы бассейнда йөздергәндә, аның эченең уң ягындагы шешне сизеп ала. Ата-ана табибларга мөрәҗәгать итә. Республика балалар клиник хастаханәсендә томография, биопсия ясагач, сабыйга корсак куышлыгы нейробластомасы (нейробластома забрюшинного пространства) диагнозы куела. Бүген Ясминәнең шеше үсә барганга күрә, вакыт аңа каршы эшли. Баланы савыктыруга ышаныч бар, ләкин моның өчен шактый гына акча кирәк


Германия, Израиль табиблары инде бүгеннән үк дәвалау курсын башларга әзер. Ясминәне зур сынаулар көтә. Аңа көчле химиотерапия, шешне алу буенча операция, химиотерапиянең яңа курсы таләп ителә, шулай ук җелекне (костный мозг) күчереп утырту операциясе дә кирәк булуы ихтимал.


Дәвалау курсы 15,5 миллион сум тора. Ясминәнең әти-әнисе фатир һәм машиналарын сатып та, туганнары, дуслары ярдәм итеп тә, әлеге сумманың яртысы гына җыя ала. Дәвалауны тулысынча түләр өчен тагын 6,5 миллион сум акча кирәк.


Бер кешене коткарсаң, бар дөньяны коткарасың, диләр бит. Әйдәгез, бу нәни кызчыкның язмышына да битараф булмыйк, Ясминәне аякка бастырырга ярдәм итик!


Төгәлрәк мәгълүматны vk.com/yasmina_help сылтамасы аша белеп була.



Ясминәгә ничек булышырга?



1. Банк картасына акча күчереп:


Сбербанк 4276 8800 0904 0084
– Татфондбанк 4172 2570 0014 0459
– Альфа-банк 5486 7369 7847 1572
– Ак Барс 5209 3547 6928 4539


2. Электрон акча янчыгын тулыландырып:


– Яндекс деньги 410012390341711
– QIWI кошелек +79871748889


3. Мобиль номер хисабына акча күчереп:


– Мтс +7 987 174 88 89
– Билайн +7 9600 44 22 79
– Мегафон +7 937 600 37 62


4. Банк хисабына акча кертеп:

Лицевой счет 42301810900160000924 в ОАО "АИКБ "Татфондбанк"
к/с 30101810100000000815
БИК 049205815
ИНН 1653016914
КПП 165501001
Владелец счета Мухаметзянов Ильнур Рафаилевич

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International