Ифтарның савабы нәрсәдә?

2014 елның 29 июле, сишәмбе






Изге Рамазан аенда дини тормышыбыз аеруча җанланды дисәк тә, ялгыш булмастыр. Башка елдардан аермалы буларак, башкалабызда II республикакүләм ифтар мәҗлесе оештырылу да зур вакыйгага әверелде.



Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да Рамазан аенда изге гамәлләрнең шактый киң юнәлеш алуын билгеләп узды: “2 мең ярымнан артык кешене бер урынга җыеп авыз ачтыру - зур гамәл. Шуны башкарырга ярдәм итүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын. Башка еллардагы кебек үк, быел да Татарстаннан читтә гыйлем алучы шәкертләребегә ифтар оештырабыз. Республикакүләм ифтарларда булышкан волонтерларны да читкә кагарга җыенмыйбыз. Хәләл оешма вәкилләре өчен дә ифтар ашы уздырдык. Казан мәчетләренең күбесендә һәр көнне авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Киләсе елга мөфтиянең россиякүләм ифтар уздыру нияте дә бар”, - диде ул дини теманы яктыртып баручы журналистлар өчен оештырылган авыз ачу мәҗлесендә.


Ислам дине лидерлары белдергәнчә, соңгы елларда шундый бер тенденция күзгә ташлана: хәзер Татарстан шәһәрләрендә ифтарларны зурлап уздыра башладылар. Гадәттә район, шәһәр башлыклары ярдәмендә үтә торган бу дини чарага халык бик күп җыела. Мондый мәҗлесләр, мәсәлән, Чаллы, Түбән Кама һ.б шәһәрләрдә оештырылды. Узган атнада Казанның “Ярдәм” мәчетендә башкала мэры Илсур Метшин да гаиләсе исеменнән ифтар үткәрде.


- Диндә ихласлылык һәм ният - ике шушы багана булса, кеше, әлбәттә, иманга килә. Кеше хәзер “мин кайдан, мин кем, мин кая барам?” дигән өчпочмакны анализларга тиеш. Бер булмаса, бер аның күңеленә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һидәят салыр, дип ышанам. Мин гыйнвар аеннан бирле “Ярдәм” мәчетендә эшлим. Бирегә ай саен бөтен Россиядән алтмышар сукыр инвалид килә. Алар монда чын ярдәм, күңел җылысы ала, профессиональ тернәкләнү уза, - ди Россиянең һәм Татарстанның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина. Аның фикеренчә, мөселман дөньясы, шәригать һәм күркәм динебезне аңлату, халыкка аның асылын төшендерү, кайчак элементар әдәп-әхлакка өйрәтү буенча да әле бик күп эшлисе, байтак тырышасы бар.


Башкалабыз мәчетләрендә узган ифтарларга Рамазан ае буе халык агылып килде. Рамазан чатырына теләгән һәркемне уздырдылар, беркем дә кире борылып, үпкәләп китмәде (һәрхәлдә, оештыручылар шуны раслый). Бер кичтә хәтта 500гә якын кешене тукландыручы мәчетләр булды. Бу күрсәткеч дин эшлеклеләре, хәзрәтләрнең осталыгы артуын күрсәтә. Шулай да ифтарда кемнәрне тукландыру саваплырак: көне буе ураза тотып, биш вакыт намазын калдырмаганнарнымы, гарип-гораба яки ятимнәрнеме, әллә инде мәчет ишегалдына әлифне таяктан аермаган, аш исен тоеп кына килүчеләрне дәме?


Яшерен-батырын түгел: кайберәүләр бушлай ашап-эчәргә дип тә килә. Хәтта догасын кылмыйча, рәхмәтен әйтмичә генә китсә дә аптырыйсы түгел. Шундый мәҗлесләрнең берсендә каршымда утырган ханым, янындагы иптәшенә ярым русчалатып: “Нишләп соң монда караңгы төшкәч кенә ашаталар? Төнгә каршы бу кадәр ашарга ярамый бит инде!” - дип “акыллы киңәш” биреп алды.

 


Рөстәм Батров, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Шурасы рәисе, мөфтинең беренче урынбасары әлеге уңайдан үз фикерен белдерде:
Рамазан – шәфкатьлелек ае. Мәрхәмәтлелек һәркемгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Җир йөзендә явызлык кылучылар кимемәсме, йөрәкләре йомшармасмы дип, сөекле Пәйгамбәребез зәкатне хәтта иң явыз теллеләргә дә өләшкән. Шуның өчен мәчетләрдә оештырыла торган хәйрия ифтарларына теләгән һәр кеше килә ала. “Синең иманың бармы, юкмы” дип, керү юлында иман-контроль куеп булмый бит. Безнең болай эшләргә хакыбыз юк. Кемнең йөрәгендә нәрсә икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Безнең максат - мохтаҗларга шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү.

 


Казанда яшәүче 2 бала анасы Ландыш Рамазан аен көтеп ала икән. Дуслар, туганнар, мөселман кардәшләрне җыеп, авыз ачтыру хикмәтләрен энәсеннән җебенә кадәр белә ул. Рамазан ае барганда өендә унар тапкыр ифтар оештыруны зур бәхеткә тиңли. “Аллага шөкер, якыннарыбыз да, дусларыбыз да үзебез шикелле намаз укучы, ураза тотучы мөселманнар. Ирем дә, үзем дә саваплы гамәлләр кылырга яратабыз. Аллага мең шөкер, балаларыбызны да хәләл ризыклар ашатып, Раббыбыз кушканча тәрбия кылабыз. Даими рәвештә авыз ачу мәҗлесләре оештыруның бернинди авырлыгын күрмим. Киресенчә, аш бүлмәсендә ризык әзерләгәндә, шатланып, дусларыбыз белән очрашабыз, дип кирәгенчә генә пешерәм. Ифтар табыны мул була, әмма артыгы кирәкми. Ашап бетерерлек итеп кенә әзерләнә, исраф итмибез. Кунакларыбыз канәгать калса, хуҗабикәгә дә күңелле була. Минемчә, ифтар мәҗлесен төрле кешеләр чакырып ешрак оештырырга кирәк. Ураза тотмаганнар да килгәли. Килсен әйдә, алар инде безнең янда ислам диненең күркәмлеген күреп, тоеп китә, дин белән кызыксына башлый. Ә моның савабы безнең өчен тагын да күбрәк”, - дип саный Ландыш.



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International