Төп составка бүгеннән үк яшь футболчыларны кертергә тырышкан “Рубин” киләчәккә тагын да зуррак өметләр белән карый ала. Татарстан Президенты да Казан командасында үзебезнең егетләр уйнаячагына өметләнә.
Узган ел “Рубин” футбол клубының попечительләр советы утырышы инде сезон башлангач кына үткән иде. Команда президенты Валерий Сорокин белдергәнчә, Универсиада узу сәбәпле, ул чакта клубның бюджеты да соңга калып кабул ителгән була. Бу хакта ул журналистларга Татарстан Президенты катнашында узган утырыштан соң хәбәр итте. Әлбәттә, мондый очракларда төгәл саннар аталмый, әмма клуб җитәкчесе иганәчеләрнең эшчәнлегеннән канәгать калуын яшермәде. В.Сорокин белдергәнчә, тиздән тагын ике футбол кыры булдыру һәм ике ел эчендә ябык манеж төзү планлаштырыла. Шул рәвешле, төрле яшьтәге командаларга ел әйләнәсендә футбол уйнау, сезонга, турнирларга әзерләнү мөмкинлеге туачак.
Билгеле булганча, 1 август көнне “Рубин” Россиянең чираттагы чемпионатында старт ала. Беренче көндәшебез – легендар (соңгы еллардагы нәтиҗәләр күзлегеннән сәеррәк яңгырый, әлбәттә) “Спартак”ны кабул итә. Сезонның тәүге матчы Казанның Үзәк стадионында үтәчәк. Ә менә алдагы очрашулар инде “Казан-Арена”да узар дип планлаштырыла. Валерий Сорокин тагын бер тапкыр клубның стадионга нисбәттә арендатор булуын раслады, аренда бәясенең Үзәк стадион белән чагыштырганда бераз югаррак икәнен искәртте. Дөрес, ул вакытка кадәр әле 45 мең тамашачыга исәпләнелгән стадионның тиешле орган-инстанцияләр белән килешеп, уеннар уздыру мөмкинлеген бирү хокукына ия буласы бар.
Һичшиксез, Рөстәм Миңнеханов катнашкан утырышта клуб алдында торган бурычлар турында да сүз булгандыр. Президентның нинди максат куюы аталмаса да, Валерий Сорокин сезон нәтиҗәләре буенча еврозонага керү үзеннән үзе аңлашылган бурыч дип белдерде. Клуб президенты буларак исә аны бары беренче урын гына канәгатьләндерә икән. “Гәрчә өчлеккә эләгү дә начар булмас иде”, - дип тә өстәп куйды ул. Димәк, медальләр яулау – максимум максат, кыйтга турнирларында уйнау хокукы алу – минимум максат дип аңларга була. Шул ук вакытта Сорокин команданы “төзеп” бетерүгә бер генә сезон җитмәскә мөмкин дип тә искәртә. Алга таба команда составы үзебездә тәрбияләнгән футболчылардан гына торырга тиешлеге исә попечительләр советы утырышында да янә бер тапкыр күтәрелгән.
Өмет – үзебезнең яшьләрдә
Хәер, бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инде күптәннән әйтеп килә. Әнә, бу атнада Казанда узучы җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында да Татарстан спортчылары безнең республика өчен генә чыгыш ясый, ягъни параллель зачетта тагын башка төбәкләр өчен дә чыгыш ясаучылар юк. Мәсьәлә шулай куела икән, димәк теге яки бу спорт төрләрендә үзебезнең спортчыларыбызны тәрбияләү бурычы торырга тиеш. Шөкер, моның өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә бар хәзер.
Попечительләр советы утырышы алдыннан Рөстәм Миңнехановның яшь футболчылар белән очрашуы да очраклы булмады. 17 яшькә кадәрге егетләрдән җыелган команда әле күптән түгел генә Ярославльдән Россия чемпионы исемен яулап кайтты. Соңгы елларда бу юнәлешкә бик нык игътибар бирә башлаган Краснодар төбәге футболчыларын финалда җиңү дә күп нәрсә турында сөйли. Димәк, үзебезнекеләрнең потенциалы бар, иң мөһиме – шул потенциалны дөрес итеп үстерү һәм куллану гына кирәк.
Яшь футболчыларны котлау сүзендә республика Президенты соңгы вакытларда бу өлкәдә вәзгыятьнең мактанырлык булмавын искәртте. “Кызганыч, футбол Казаныбызда да, ил күләмендә дә безне артык шатландырмый. Без күбрәк чит илләр командаларын карыйбыз. Сез безне шатландырдыгыз, - диде Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә “Рубин”ның җиңүләргә ирешми башлавын һәм Россия җыелмасының дөнья чемпионатында оттыруын искәртеп булса кирәк. – Казан командасында сезнең кебек егетләрнең уйнавы мөһим. Мин Казанның потенциалы булуына ышанам. Һәм без сезгә зур өметләр баглыйбыз”.
Радик САБИРОВ