Дөньяга танылган спортчыларыбыз шактый булса да, ил җыелма командасында алар бу юлы күренмәде. Киләчәккә өметләр бармы? Һичшиксез, бар. Чөнки Казан акрынлап кына дөнья спорты башкаласы статусын ала бара.
Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева... 1976 елда Монреаль Олимпиадасында Владимир Житлов җитәкчелегендә чыгыш ясаган Казан кызлары командалар беренчелеген ота. Соңрак Ольга Вощакина, Игорь Радугин дигән спортчыларыбыз да Олимпия уеннарында катнаша. Әле бер-ике ел элек кенә без Камилә Гафурҗанова, Елена Шашарина, Александр Великанов белән горурлана идек. Кызганыч, Казанда узган дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составында Казан кызлары-егетләре юк иде. Камилә АКШта яши икән, Стэн Ваксман дигән кешегә кияүгә чыккан. Әйтүләренә караганда, ире татар кызын үзеннән бер генә дә калдырмаска тырыша. Инде үзе дә тренерлык эше белән шөгыльләнә башлаган Камиләнең зур спортка кайтуы да шикле, диләр. Алай гына да түгел, Казанның фехтование мәктәбе җитәкчесе Илдар Шәймәрданов татар кызының спортчы карьерсын тәмамлауы турында белдерә.
Ә бит Гафурҗанованың үз өендә дөнья чемпионаты кадәр дәрәҗәле турнирда катнашу мөмкинлеге бар иде. Әнә, Наилә Гыйләҗева кайчан да булса Казан кадәр Казанда дөнья чемпионатлары узар дип хыяллана алдымы икән? Бүген ул планетаның иң көчле фехтование осталары катнашында үткән бәйгедә иң дәрәҗәле кунакларның берсе иде.
Галимҗан Ибраһимов оныгы да куандырмады
Шулай да Россия җыелмасы составында без җанатарлык татар спортчылары да бар иде. Әйтик, узган ел Универсиаданың ике тапкыр чемпионы булып танылган Камил Ибраһимов өчен. Студентлар Уеннары вакытында без аның Галимҗан Ибраһимов оныкчыгы булуын белдек (Камилнең әтисе Әнвәр дә - рапиралар буенча командалар ярышында 1988 елгы Олимпия чемпионы, нәкъ менә ул татар язучысының оныгы булып чыкты). Санкт-Петербургтан Динә Галиәкбәрова өчен дә җан аттык. Кызганыч, Камил дә, Динә дә әллә ни шатландыра алмадылар. Кылыч ярышларында чыгыш ясаган татар спортчылары бәйгенең 1/16 финал өлешендә оттырырга мәҗбүр булдылар. Ә Башкортстаннан рапира остасы Тимур Сафин исә бронза медаль яулады.
Казанга мәдхия
Аңлашыла ки, дөнья чемпионаты статусы ягыннан Олимпия уеннарыннан гына калыша. Дәрәҗәле кунаклар да андый бәйгеләргә күпләп килә. Мәйдан хуҗаларына мактау сүзләрен дә кызганмый алар. Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов белдергәнчә, Татарстан башкаласында спорт корылмалары төзеп кенә калмыйлар, аларны барлык спорт төрләре буенча дөньяның иң яхшы спортчыларына тәкъдим итә дә беләләр. Россиянең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков исә хәзер Казанны дөньядагы спорт башкалаларыннан берсе булып санарга мөмкин дип искәртте (Казан – Россиянең спорт башкаласы дип күптән түгел генә горурлана башлаган идек, югыйсә). Республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда фехтование буенча традицияләрнең көчле булуы хакында белдерде. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы һәм алдагы елларда Казанның зур ярышларны кабул итүен искәртеп, әлеге бәйгеләр аша шәһәрне, республиканы, илне күрсәтү мөмкинлеге барлыгын искә төшерде.
Казанда узган дөнья чемпионатында тарихта беренче тапкыр катнашучы командалар саны 100дән арткан. Әйтик, 2007 елда Санкт-Петербургта узган чемпионатта 80 команда булса, быел бу сан 101гә җиткән. Турнирда приз фонды да барлыкка килгән һәм ул аның күләме 1 миллион доллардан артып китә. Сүз уңаеннан, 2015 елдагы дөнья чемпионаты да Россиядә - Мәскәүдә узачак. Соңгы үзенчәлекләрнең барысы да Халыкара фехтование федерациясен Россиянең иң бай кешеләреннән берсе саналган Алишер Усманов җитәкләве белән бәйле, дип чамаларга мөмкин.
Кунакчыллык
Узган ел Будапештта үткән дөнья чемпионатында безнекеләр командалар беренчелегендә өч алтын, биш көмеш һәм өч бронза медаль (барлыгы – унбер медаль) белән ышанычлы рәвештә беренче урынны яулаган иде. Быел исә ватандашларыбыз, ярышларның Казанда узуын истә тотып булса кирәк, башкаларга да кунакчыллык күрсәтергә булдылар бугай. Һәрхәлдә, Россия җыелмасы исәбендә 8 генә медаль. Безнекеләр белән бер төрле күрсәткечкә Италия фехтование осталары да иреште, ике команда да өч алтын, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Командалар беренчелегендә өченче урында Франция мушкетерлары калды (3-1-3).
Радик САБИРОВ