23 июль көнне Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлеген теркәде. Шул рәвешле, фирка әгъзалары рәсми рәвештә сайлау кампаниясе алып бару хокукы алды.
Әлеге чарада “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге вәкиле Юрий Камалтынов, фирка сәркатибе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
- Без бүген “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары исемлегенең рәсми рәвештә теркәлүен раслаучы документларны алдык. Бу – ниһаять, безнең сайлау кампаниясе алып барырга хокукыбыз бар, дигән сүз. Хәзер төп бурыч – шәһәр һәм авылларда гомер итүче сайлаучылар белән очрашып, аларны борчыган иң мөһим мәсьәләләр турында үзара фикер алышу, билгеле бер территорияләрне үстерү, камилләштерү турында бергәләшеп уйлану, - дип белдерде Юрий Камалтынов үзенең чыгышында.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге тарафыннан әзерләнгән “Халык җыены” дип аталган проект нәкъ менә шушы максатны күздә тота. Депутатлыкка кандидатлар халык белән очрашып, киләсе биш елда кайсы мәсьәләләргә аеруча игътибар бирергә кирәклекне ачыклаячак. Бу очрашулар фиркагә алга таба эш планын дөрес итеп төзергә дә ярдәм итәргә тиеш. Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, очрашуларны район үзәкләреннән башлаячаклар.
- Беренче җыенны 26 июль көнне үк уздырачакбыз. Андый очрашуларның саны 50дән артык булыр, дип уйлыйбыз. Ә кечкенәрәк җыелышлар исә тагын да күбрәк булырга тиеш, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Римма Ратникова сүзләренә караганда, сайлау кампаниясе вакытында “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары халык белән республика турында сөйләшәчәк.
- Шәһәр һәм авылларны үстерү, халык тормышының сыйфатын яхшырту – сайлаучыларыбыз белән боларның һәммәсе турында фикер алышачакбыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, Татарстан – ышанычлы адымнар белән камилләшә торган республика булырга тиеш. Биредә яшисе килсен, беркем дә читкә китмәсен, - дип белдерде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге сәркатибе урынбасары.
Рәмзия ЗАКИРОВА