Киев каласына нигез ташын кем салган соң?

2014 елның 17 июне, сишәмбе








Будущие известно единому Богу, но мы, судя по вероятностям разума, ожидаем мира твердого, столь вожделенного для народов и Венценосцев, которые хотят властвовать для пользы людей, для успехов нравственности, добродители, Наук, Искусств гражданских, благосостояния государственного и частного. Победою устранив препятствия во всем истинно Царском деле, даровав златую тишину нам и Европе, чего Вы, Государь, не совершите в крепости мужства, и течение жизни долговременной, обещаемой Вам и законом Природы и теплою молитву подданных! Бодрствуйте, Монарх возлюбленный. Сердцевидец читает мысли, История предает деяния великодушных царей, и в самое отдаленное потомство вселяет любовь к их священной памяти. Примите милостиво книгу, служащему тому доказательством. История народа принадлежить Царю. Народы бывают такими, какими делают их правительства. Царь Иван Васильевич хотел иметь безропотных рабов, и он их имел. Петр Первый хотел, что бы мы слепо подражали иностранцам, и добилься своего. Мудрая Екатерина начала превращать нас в русских. Александр, кумир народа, завершает ее великое дело!» Бу тантанада безнең Бакыр бабай – генерал-губернатор Гавриил Державин да катнаша. Патша таҗын кияргә җыенган Александр Iгә ул болай ди: «Будь на троне человек».
Таҗ киеп алган Александр I бары тик бер сүз әйтә: «Я дал обет не увеличивать рабов». (Н.М.Карамзин. История государства Российского. – стр. 1.)
Ни кылмак кирәк, Бакый кенәзләреннән алып, патшаларына кадәр мәдхия уку – борынгы Россия тарихын язучыларга хас сыйфат. Бу хакта Россияне раслауда актив катнашкан хөрмәткә ия булырга тиешле Н.И. Костомаров «Русская История» хезмәтен болай дип башлый: «Наша история о временах, предшествовавших принятию христианства, темна и наполнена сказаниями, за которыми нельзя признать несомненной достоверности. Этому причиную то, что наши первые летописцы писали не ранее второй половины XI в., и о событиях происходящих в их отечестве в IX и X веках, за исключением немногих греческих известий, не имели других источников, кроме устных преданий, которые по своему свойству подвергались вымыслам и изменениям). (стр. 5). Хәтта Россиянең имласын Петр патша кабул иткәннән соң да әле (1714 ел) урысларның шуңа кадәр нинди имлада (хәрефләрдә) язганнары фәнни яктан нигезле рәвештә расланганы юк! Шуның өчен Россия галиме хезмәтенең башыннан ук хәтта бит саен, может быть, вероятно, полагаю, кажется», сүзләрен еш куллана. Россиядә 1708, 1710, 1735, 1758, 1918 елларда имла – орфографик реформалар уза. Әйтергә кирәк, Россия Дунай буе болгарының имласын нигез ташы итә. Һәм моны кыладыр 1708 елда Петр I. Шуңа охшаш тотрыксызлыкларга таянып, Россиянең чын тарихын үтә яхшы белгән XX гасыр гуманист тарихчысы Л.Н.Гумилев патша тәхетенә утырганда алтын таулар вәгъдә иткән Александр Iгә мондый бәһа бирә: «... без определенно выясненного плана их разрешения». Бүген дә шундыйрак юлдан бара түгелме соң Россия?..


Бу хакта Россиянең танылган корифей тарихчылары В.И.Татищев, Д.И.Иловайский һәм Н.М.Карамзин гына түгел, Н.И.Костомаров, С.М.Соловьев, В.О.Ключевскийдан алып, Аппалон Кузьмин, В.Е.Шамбаров, аларны дәвам итүче яшь тарихчы Ю.К.Бегуновка кадәр, төп чыганак итеп, XIX гасырда гына аякланып киткән һәм кайчан вә кем тарафыннан кылынган, даталары тәгаенләнмәгән хәл-гамәлләргә – «Повести временных лет» елъязмасына таяналар. Бегунов исә «История Руси. I том» хезмәтендә, нигездә, 2002 елда гына дөньяга килгән «Книга Велеса»га таяна, гәрчә күңеле белән төрле илләрдә, төрле дәверләрдә язылган бу легенда-бәяннәр җыелмасына гомумән ышанмаса да. Искәртеп үтим, «Книга Велеса» хезмәте хакында Новгородны аркылыга-буйга тикшереп чыккан галим-археолог академик В.Л.Янин белми калган икән. Ул шуңа охшаш ачышлар турында, Россиянең хронологиясен яңартучылар    хакында ялган тарих язучыларның хезмәтләренә каршы, «...вести цензуру, дабы незрелые лженаучные писания не уведили света...», – дип язып чыга.  
Хак, Россиянең борынгы тарихына Бөек Петр Iнең замандашы Андрей Иванович Лызлов керешә (яшәгән гомере XVII гасыр азаклары – вафат (1969 елда) була. Ул 1962 елда «Скифская история» дигән шактый җитди хезмәт яза. Хезмәт 1776 елда гына нәшер ителә һәм бик кечкенә тираж белән. Бу китап та Россия тарихын тәртипкә салырга керешкән Әби патша өстәлендә ята. Ләкин Көнбатышта белем алган һәм Европа илләренең тарихлары белән аз-маз таныш булган һәм француз телендә камил сөйләшкән, Франция галимнәре белән хатлар язышкан Екатерина II патшабикәне Лызлов тарихы канәгатьләндерми. Хезмәттә скиф-татарлык чаткыларын күреп (исеңә төшерим, укучым, Европа тарихчылары «скиф»ларны татарлар дип язалар), хезмәтне архивында калдыру белән генә канәгатьләнә. 1762 елда Россия империясе тәхетенә утырган Екатерина II бары тик үзе теләгән, үзе күзаллаган Россия тарихын гына күрергә тели. Дөньяны яуларга керешкән патшабикә ич... Аты-исеме мәңгегә калачак шәхес. Тик, ни гаҗәп, Әби патша җыйган бер генә мәгълүмат та сакланмаган, гүя җил алган, «Слово о полку Игореве» повесте исә янгында юкка чыккан. Тик шунысы сәер, «Повесть...»ны тапкан Мусин-Пушкин Петроградта яши,  «Повесть...» исә Мәскәүдә яна.


Россиянең борынгы тарихын язарга керешкәнче, Әби патша 1783 елның 4 декабрендә Указ чыгара. Тарихка мондый сүзләр кереп калган: «Указом повелела создать Комиссию для составления записок (!) о древной истории, примущественно России под начальством и наблюдением графа А.П.Шувалова». (В.И.Ключевский. Исторические портреты. – стр. 564). Менә кайчан язарга керешәләр Россиянең «асыл» тарихын империянең исемле академиклары – бары тик (XVIII-XIX) гасырларда гына. Иң гаҗәбе – комиссиягә кергән кешеләрнең исем-фамилияләре сер итеп саклана. Елъязманы тәгаенләүне Россиянең олуг галим-тарихчыларына түгел, немец Герард Фридрих Миллергә бирәләр. Елъязма әзер булгач, Әби патша Россия тарихы белән үзе таныша, ахыр төзәтергә һәм әйбәтләп империя кануннарына һәм үзенең теләгенә тәңгәл китереп редакцияләргә комиссия рәисе граф Шуваловка тапшыра.  1792 елда елъязма тәгаенләнә. Вә ләкин янә 1782 елдан 1793 елга кадәр патша һәм чиркәү цензураларын уза. Ниһаять, утлар-сулар кичеп, елъязма 1862 елда укучыларга өлешчә ирешә. Тик тулы килеш бары 1990 елда гына Мәскәүдә нәшер ителә. Әнә шулай «әвәләнгән тарих»ны һәр Россия галиме, язучысы – кем генә булмасын, биш-алты тапкыр империя сәясәтенә җайлаштырып язылган елъязманы төп чыганак итеп алырга мәҗбүр булган. Әби патша үтә үҗәт һәм азгын зат булса да, акыллы илбашы була. Тарихчыларның язуына ышансак, патшабикә, янәсе, үзе цензуралар аша узган тарихка кул тыкмый. Лызлов хезмәте хакында (БСЭ) да мондый сүзләрне укырга була: «Лызлов использовал большой круг источников и исторических сочинений летописи, хронографы, разрядные книги, варианты «Казанской истории», украинские исторические труды, польско-литовские хроники, сочинения латино-итальянских и других авторов». (БСЭ, третье издание, том 15. – стр. 84). Шушындый бай тарихи мәгълүматлар җыелса да, императрица Екатерина II соңгы елларга кадәр Россиягә кергән барлык халыкларның да, бигрәк тә мәгърифәтле булган борынгы Киев Русе, Идел буе болгарларының һәм Казан татарларының тарихларындагы беренчел мәгълүматларны җыйдыртып, үзендә туплавын дәвам итә. Россия кул астына кергән мәгърифәтле халыкларның ак тарихлары да шунда саклана. Безгә исә тарихи мәгълүматларның әлегә кадәр дәүләт архивларында тузан җыеп ятуларын патшалар заманыннан килгән яман гамәл дип кабул итәргә генә кала. Иң сәере шулдыр, имеш, эзли-тырыша торгач, Карамзин «бабабыз» 1809 елда «Ипатьев елъязмасы»на тап була һәм Россия төбәкләрендә яисә Ерак Көнчыгышта да түгел, ә Петербург фәннәр Академиясе архивында. Тагын да гаҗәбе, күп тә үтми шунда ук «История государства Российского» елъязмасын да таба. Елъязмада Алтын Урда чорында Мәскәүнең аякланып китүе хакында да юллар була. Елъязма Мәскәүне өскә чыгара. Тагын да гаҗәбе, елъязманы раслау өчен бер генә чыганак та күрсәтелми. Һәй, Карамәзин кавеменнән килгән туганкай, үз дәвереңдә нинди изгелекләр генә кылмыйсың «кан кардәшләреңә»!.. Ахыр чиктә менә ни язасың: «Я говорю о главных, лучших, по крайной мере известнейших списках. Их находится, может быть около тысячи в России... Екатерина Великая, страстно любя нашу «Историю», первая указала печатать летописи – летописные своды. Издержали немало денег, но не сделали нужнейшего: исправного ученого свода летипесей». (Н.М.Карамзин. «История...», стр. 24-25). Аңламый патшабикәне Карамзин, аңламаганга сабыша. Ә бит Екатерина II кырында бу чорда Россиянең галим-тарихчылары Иван Никитич Болтин, Михаил Михаилович Шербатов, Александр Иванович Ригельман һәм башкалар була. Юк, вакланасы килми патшабикәнең: Бөек патшабикә Екатрина II Бөек Россиянең тарихын иҗат итә ич... Искәртеп үтим, укучым, «Екатерина II 29 декабря 1791 года закончила сочинять свой вариант «летописного свода Российской истории». «И даже отметила с рюмочкой с Митрополитом, о чем также поведал нам все тот же статс-секретарь», дип билгеләп үтә. М.Н.Карамзин. (Шунда ук.)
Бик ихтимал, елъязманы Бөек Россия көенә җайлап ятканда, Әби патшаның татарлар башкаласы Казанны һәм җай табып, ошбу төбәкләрдә яшәгән вә көн күргән татарларның үзләрен дә күрергә теләгәндер. Тарихта билгеле булганы шул: Казанда һәм Оренбург калаларында булып, татар байларының яшәү рәвешләре, татарларның табигый көнкүрешләре вә диннәре белән танышып Петербургка исән-имин әйләнеп кайткач, Екатерина II сенатта болай дип әйткән, имеш: «Ун ел сөргендә булып кайттым». Сибир – сөрген сүзе дә шул Әби патша заманында тарихка кереп киткән булса кирәк. Татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин Оренбург аша аккан Урал елгасы турында «Тарихи сәхифәләр ачылганда» хезмәтендә болай дип яза: «Урал елгасын кичкәч, урыс теле кирәкми». Димәк, Себер тарафларында бу вакытларда бары тик татар телендә генә сөйләшкәннәр. Россия империясе хакимияте нәкъ менә шул хәлдән куркып, күп ташламалар ясап, урыс, украин һәм башка халыкларны авыл-авыл, гаилә-гаилә, бер җайдан баш бирмәгән казакларны да Себер тарафларына күчереп утырта башлый да инде... һәм бу яман хәл-гамәл «Советлар» чорына кадәр дәвам итә.
* * *


Хөрмәтле укучым, сүз башым Киев каласының кайчан аякланып китүе иде ич әле. Россиянең борынгы башкаласы саналган Киев «Повести временных лет» тарихына бәйле калса, Россиянең башкаласы бүгенге Мәскәү төбәгеннән шытып чыга ич!..
Алтын Урда ханы Мәңге Тимер кулыннан Мәскәү сала-каласы белән идарә итәргә ярлык алган Иван Калита чорында тоташ агачтан күтәртелгән кала тагын да көчәеп китә. Менә шул вакыттан Россия тарихчылары үз хезмәтләрендә Мәскәүне Россия империясенең мәркәзе итәләр дә инде. Ә Мәскәү кенәзләре шәҗәрәләренең җеп очы Владимир-Суздаль кенәзе Ярославка барып ялгана. Россия тарихчылары шул мәлдән кенәз Иван Калитаны (Иван Iне) күккә күтәреп мактый башлыйлар. Чөнки ошбу кенәз Россия җирләрендәге барлык кенәзләрдән дә кычкыртып ясак җыя башлый. Бер өлешен Алтын Урдага җибәрсә дә, күп өлешен каласында таш биналар, чиркәү күтәрергә калдыра – байый, кул җитмәс биеккә күтәрелә. Башка кенәзләр аңа көнләшеп карыйлар, чөнки Калита Мәңге Тимер ханның тәмам кан кардәшенә әверелә, һәм шәҗәрә җебенең очы белән ул шулай була да. «Батыр» Александр Невский Ярослав кенәзнең кыпчак хатыныннан туган угланы була бит...
Мәгълүм ки, Киев тәхетендә утырган Владимир Мономах 1125 елда вафат була. Ул туганнары белән бергә дистәләрчә нәсел җебен калдыра – ярославлар, изяславлар, всеволодлар, Святославлар, Мстиславлар һ. б. Әлбәттә инде, олуг кенәз барысына да кала-салалар васыять итә алмаган. Углан һәм туганнарына җитәрлек кала-салалары да булмаган. Кайберләре өлешсез дә калган. Шундый угланнарның берсе – Юрий Долгорукий. Өлешсез калганнан соң, дружинасы белән мари халыклары илбашының башкаласы булган Суздальга таба юнәлә ул. Варяглар каныннан булган кенәзне мари халкының ничекләр кабул итүе хакында бер кәлимә сүз дә тапмадым – тарихка кереп калмаган. Әмма, иманым камил, кем генә булмасын, илбашы баскынчылар белән канга-кан килеп орышкан. Россия тарихчылары язганча, кала-шәһәрен ирекле рәвештә бирмәгән. Кенәз Долгорукий мари илбашы кызына өйләнергә мәҗбүр була һәм мари илбашыннан шул төбәктә кала күтәрергә рөхсәт алган булса кирәк. Безгә исә шулай дип юрарга гына кала. Нәкъ шул сәбәпле, Россия тарихын «көйләүчеләр» әлеге төбәкне Владимир-Суздаль биләмәсе дип тарихларына кертеп җибәрәләр. Россия тарихчылары куе урманнар, сазлыклар аша еракка китеп биләмә алгангамы, бу кенәзгә «Долгорукий» дигән кушамат бирәләр. Ахырда, ошбу кенәз шул төбәктә төпләнеп тә кала. Моны Ф.А.Брокгауз, И.А.Ефрон энциклопедиясендә китерелгән мисаллар да раслый. Әйе, шулай була. Ахыр чиктә, тәүге Киев Русенә нигез ташын кем сала соң? Россия тарихчылары расларга тырышканча, чынлап та Рюрик кенәзме, йә булмаса аның дәвамчысы – тарихчылары күкләргә күтәреп мактаган һәм Византия империясенең башкала стенасына калканын кадаклаган варяг «мифик» Вещий Олегмы?.. Иң мөһиме – Византия империясенең «үлемен» тәфсилләп өйрәнгән тарихчы-галим Дэвид Т.Райс «Византийцы – Наследники Рима» дигән саллы хезмәтендә: «Самыми злейшими врагами православных христиан были не мусулмане, а христиане-католики»... – дип, тарихка үз бәһасен бирә. Ә Киев кальгасына нигез ташын салуны, югарыда әйткәнемчә, Византия императоры Константин Багрянародный үз хезмәтенә болай дип язып куя: «Киев кальгасын Кубрат ханның энесе Шамбат хан күтәрә».


Мөсәгыйт ХӘБИБУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International