Тимер юлны чыкканда сак бул!

2014 елның 3 июне, сишәмбе







Тимер юлдагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан Тимер юлны аркылы чыгу урыннарында Халыкара куркынычсызлык көне билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясе карары нигезендә быел ул 3 июнь көнне билгеләнә. Әлеге көн дөньяның 40 илендә искә алына.



Ел башыннан бирле Россиянең тимер юлны аркылы чыгу урыннарында 100дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 120 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 28 кеше вафат булган. Татарстанда исә соңгы 5 ай эчендә шундый 7 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 1 кеше үлгән, 6сы зыян күргән.


Мәсәлән, 11 майда Казанда тимер юлны аркылы чыгу урынында юл-транспорт һәлакәте булган. Төнге 12нче яртыларда “Дербышки” һәм “Восстание” станцияләре арасындагы тимер юл аша чыга торган урында “Опель” (аны хатын-кыз йөртә) йөк поездына килеп бәрелә. Бәрелү көчле булганлыктан, җиңел машинаның арткы өлешен семафорга барып бәрелә. Бәхеткә, автоледи бернинди дә зыян күрми. Аңа шәхси машинасын төзәтергә туры киләчәк, шулай ук аңа Россия тимер юлларына локомотивка килгән зыянны түләргә туры киләчәк.


Гадәттән тыш хәлнең шаһитләрен сораштырганнан соң шунысы ачыклана: “Опель” хуҗасы, тимер юлны кичкәндә, бер поездны үткәреп җибәрә, ә икенчесен йә күрми, йә “чыгып өлгерәм әле” дип уйлый.


Семафорның хәрәкәтне тыя торган билгесенә игътибар итмәү тимер юл аркылы чыгу урынындагы һәлакәтләрнең төп сәбәпчесе булып тора.


Шуңа да, юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне тимер юл аркылы узганда сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Семафорның рөхсәт итә торган билгесен көтүгә сарыф ителгән минутлар сезнең гомерегезне саклап калуын онытмасагыз иде, ди алар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International