Ел саен язгы-җәйге чорда Татарстан сулыкларында йөзләгән кеше батып үлә. Мондый аяныч хәлләр, нигездә, җиһазланмаган урыннарда коену, суга салмыш килеш керү, балаларны игътибарсыз калдыру аркасында килеп чыга.
Республикабыз күлләргә һәм елгаларга бай. Шуңа да сулыкларда иминлекне кайгырту мәсьәләләре иң мөһимнәр рәтендә тора. Әмма күрелгән чараларга да карамастан, кеше гомерләре өзелә тора. Ел саен шул рәвешле 200гә якын кешене югалтабыз.
Сансызлык гаепле
Май аенда ук республикабызда эссе һәм яңгырсыз һава торышы урнашты. Коену сезоны әле 1 июньдә генә ачылса да, пляжлар инде күптәннән халык белән тулы. Беренче фаҗигаләр дә булырга өлгерде инде. Май аенда коену өчен билгеләнмәгән урыннарда су керү нәтиҗәсендә 4 кеше батып үлгән, шуларның 2се - бала.
Бүгенге көндә республикабызда 40 рәсми пляж исәпләнә. Әмма, мәгълүм булганча, халыкның теләсә кая коену гадәте бар. Үз сәламәтлегенә һәм иминлегенә кул селтәп, кешеләр кызу көнне су күргән һәр җирдә “ял итә”. Шушы сансызлык, нигездә, аяныч нәтиҗәләргә китерә дә.
Җирле түрәләргә пляжлар кирәкми
Ел саен рәсми пляжлар саны аз булу мәсьәләсе дә күтәрелә. Нигездә, коену рөхсәт ителгән, моның өчен махсус җиһазланган урыннар зур шәһәрләрдә генә бар. Авылларда яшәүчеләрне исә кайгыртып торучы да юк. Закон буенча коенучыларның иминлеге өчен җирле үзидәрә органнары җавап тота.
Җирле түрәләр исә халык өчен махсус ял урыннары булдырырга ашыкмый. Төп кыенлык акча мәсьәләсе белән бәйле. Рәсми пляж җиһазлау һәм аны тәртиптә тоту шактый чыгымлы эш. Биредә тиешле инфраструктура булырга, коткаручылар эшләргә, медицина пункты оештырылырга тиеш. Шуңа күрә күп кенә сулыклар тирәсендә “коенырга ярамый” дигән элмә такталарны очратырга була. Түрәләр шул рәвешле үз өстеннән җаваплылыкны төшерә.
Казан - антилидер
Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылар саныннан гына калыша. Шулай, 2012 елда 147 кеше батып үлгән, шуларның 13е - балалар. Былтыр шул рәвешле 136 кеше (9ы бала) бакыйлыкка күчкән.
Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш инспекторы Илһам Насыйбуллин кеше бату очраклары еш булган шәһәр районнарны да санап үтте. Иң еш хәвефле хәлләр Казанда күзәтелә икән. Узган елда монда 36 кеше баткан, икенче урында Яшел Үзән районы – 16 үлүче, өченче урында Әлмәт районы – 10 үлүче.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА