Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Ул 1 нче сыйныф укучылары күңелендә мәңге онытылмаслык булып калыр.
Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын Әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә.
1 нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар әлеге җиңүгә беренче укытучылары – Гөлгенә апалары белән килделәр. Әлифба бәйрәме – беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Балаларның җидесе дә укырга, язарга, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә, җырларга, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкән-нәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.
Бәйрәм сценарие укытучы тарафыннан бик уңышлы, эчтәлекле, методик яктан дөрес уйланып төзелгән. Әлеге кичә бик күңелле һәм җанлы үтте: укучылар үзләрен сәхнәдә чын укучы да, артист та итеп күрсәттеләр, ә кунакка килгән әниләр уеннарда бик актив катнаштылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында укучылар Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Сүземне тәмамлап, кечкенә укучыларыбызга сәламәтлек, укуларында зур уңышлар, тырышлык телим. Алга таба алар мәктәбебезнең алдынгы, горурланырлык укучылары булсыннар. Сыйныф җитәкчеләре Сафина Гөлгенәгә эшендә зур уңышлар, хатын-кыз бәхете теләп калам.
Гөлүзә Шәрифќанова, Олы Битаман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы