“Тере хәтер”

2014 елның 23 марты, якшәмбе





Ул  чакта, 1979 нчы елның декабренә кадәр барысы да элеккечә – һәрвакыттагыча иде. Егетләр укыйлар, эшлиләр, дискотекаларга йөриләр, гашыйк булалар. Һәм кинәт... Коточкыч, ят сугыш, әфган сугышы.


Совет солдаты үз илен генә сакларга түгел, ә бәлки тугандаш  халыкларга да булышырга  гадәтләнгән. Һәм бу ярдәм “интернациональ бурычыңны үтәү” дип аталды. Ерактагы 1979 нчы елда алар   Әфганстанга бәхетле тормыш  төзергә ярдәм итәргә  киттеләр.

 

 


Бөреле мәдәният йортында  авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган  тематик кичә  уздырылды. Безнең очрашуның максаты  – Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк дәвам иткән  героик та,  фаҗигале дә әфган сугышына катнашы булган һәркемне искә алу.

 

 


Кичәнең төп кунаклары гомерләрен куркыныч астына куеп,   Әфганстанда хезмәт иткән  интернационалист сугышчылар булды. Геройлык ул – кеше буларак та, сугышчы буларак та үзеңнең бурычыңны  теләсә  нинди шартларда  азагына кадәр вөҗданың кушканча  башкарып чыгу.

 

 


Очрашуга Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз  Расих Мизхәт улы Хәкимов, Рафаэль Харис улы Мусякаев, Герасимов Олег Владимирович, Чернов Сергей Владимирович чакырылды. Безнең очрашуда шулай ук  Бөреле урта  мәктәбенең кадетлар сыйныфында укучылар да катнашты. Кунаклар  дусларча  җылы  шартларда балаларның Әфганстанга ничек эләгүләре, нинди урыннарда  көрәшергә туры килүе, чит-ят илнең аларны ничек каршылавы, хатларында  туганнарына ниләр язулары турындагы сорауларына  җавап бирделәр. Чара барышында, гитарага  кушылып,  әфганлы сугышчыларга багышланган  шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Бөреле мәдәният йорты директоры  И.Мөбарәкшин  “Письмо матери”, “Кукушка”, “Груз 200”, “Ордена” җырларын башкарды. “Война” җыры 11 нче сыйныф укучысы Игорь Добрынин башкаруында яңгырады.

 

 


Әңгәмә мавыктыргыч һәм кызыклы булды, залда берәү дә битараф калмады. Әлеге сугышта һәлак булучыларны  бер минут тынлык  белән  искә алдык. Авылыбыз  ул сугышта ике кешесен – Вислобоков Константин белән Усов Олегны мәңгегә югалтты бит.

 

 


Чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар   батырлык, ныклык, Туган илне ярату һәм чын ир-атларга гына хас дуслык үрнәге күрсәтүләре өчен  ветераннарга рәхмәт әйттеләр.

 

 


 


Резедә ӘХМӘДУЛЛИНА, китапханәче. Лиля Драпун, Бөреле мәдәният йорты методисты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International