Шорт-трекны укучылар ошаттылар

2014 елның 19 марты, чәршәмбе





“Район башлыгы Олимпиадасы” дигән  физкультура-сәламәтләндерү  конкурсының  чираттагы этабында  укучылар үзләре өчен  әле яңа булган “Шорт-трек” дигән төрдә көч сынаштылар.


Спорт ярышы 12 нче мартта башланып китте. “Биектау” Боз сараеның узышлар юлына  беренчеләрдән булып  башлангычлар чыкты. 14 нче мартта узышта  уртанчылар катнашты. Кичә, 18 нче мартта, өлкән сыйныфлар көч сынашты. Әлеге этапка нәтиҗәләр соңрак ясалачак.

 

 


Һәр мәктәп барлык группалардан икешәр катнашучы  җибәрде. Әлеге стартларга әзерләнгәндә балалар  спорт белән чынлап мавыгуларын күрсәттеләр. Алар өчен махсус  сәгатьләр  билгеләнгән булса да, тимераякта шуучылар барысы да “Биектау” боз мәйданчыгында  шөгыль-ләнә алмадылар.  Әмма мәктәпләр каршында  ясалган  шугалаклар, боз мәйданчыклары алар карамагында булды.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International