Безнең Коркачык станциясендәге бистәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә калмады.
Хәзерге вакытта бездә 27 тыл хезмәтчәне, шулай ук сугыш чоры балалары яши. Болар әтиләре, абыйлары Бөек Ватан сугышында Туган илебезне яклаган, күпләре фронттан өйләренә әй-ләнеп кайтмаган кешеләр.
Коркачык станциясендә Гыйлаҗиевлар йорты яныннан узганда Равил абый белән Сәгъдәт апаның хәлен белеп чыгарга һәм аларның хәтеренә нык сеңеп калган сугыш турында сөйләшеп алырга булдым. Хуҗалар яңа гына мунчадан чыкканнар иде һәм әңгәмәбез чәй табыны янында дәвам итте.
– Әтием Галәү Гыйлаҗи улы Гыйлаҗиев Коркачык станциясендә известь заводы директоры иде, – дип башлады сүзен Равил абый. – 1932 нче елда ул гаиләсен Коркачык авылыннан станциягә алып килә. Күршеләр әнидән: ”Кафия, ничек инде син туган авылыңны ташлап китәсең?” – дип сорыйлар. Аларга ул: ”Ирем кая – мин шунда”, – дип җавап бирә. Гаиләбез зур һәм тату булды. Иң олысы мин, әле миннән кала ике энем һәм өч сеңлем бар иде. Безне барактагы кечкенә генә бүлмәгә урнаштырдылар. Ике катлы сән-дерәдә йоклаганымны хәтерлим. Әти эштә, ә әни өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнә һәм безне карый. Күршеләр белән аралашып, күңелле яшәдек. Алар белән бәйрәм-нәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә очрашып тордык, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчтек, җырлар җырладык, киләчәккә планнар кордык. Һәркем дә үзенә матур, зур йорт төзергә хыялланды, әмма моңа сугыш комачаулады.
Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Ирләрен сугышка озатканда хатын-кызларның ничек елауларын күрдем. Бөтен кеше боек йөри, беркайда да көлгән тавышлар ишетелми. Сугыш безнең гаиләне дә әйләнеп узмады. Әтине 1941 нче елда армиягә алдылар. Гаиләдә бердәнбер ир-ат – мин калдым. Шәһәрләр һәм авылларны калдырып китү турында радиорепродуктордан куркыныч хәбәрләр ишетелә. Соңгы сулышка кадәр каршы торырга кирәклекне һәркем аңлый, берничек тә рухи төшенкелеккә бирелергә ярамый, дошман шуны гына көтеп тора. Алгы сызыкта гына түгел, тылда да фронт булды. Мин заводта эшли башладым. Станок артына ул вакытта малайлар һәм кызлар басты, без өлкәннәрдән калышмый эшләдек. Моның безнең фронтка ярдәмебез икәнлеген аңлый идек. Яшерен-батырын түгел, авыр заман булды ул...
Көздән алып, кыш буена безне атлар белән Казанга җиһазлар, ягулык һәм атларга азык алып кайтырга йөрттеләр. Ул вакытта машиналар юк, барысы да фронтта. Иң олыбызга 15 яшь иде. Казанга барып-кайтуга 3 көн китә: бер көн барабыз, икенче көнне төйибез, өченче көнне кайтырга чыгабыз. Кич белән безне әниләр каршы ала. Үзәккә үтә торган салкынлык һәм һәрвакыт ашыйсы килү хисе мәңгегә башка сеңеп калган. Язын мине башка эшкә куйдылар. Мин Казансу күперен сакладым. Язгы ташу вакытында “Заготзерно” (хәзер ашлык кабул итү предприятиесе дип атала) эшчеләрен Сасмакка һәм Мүлмәгә алып бардым. Миңа монда коры паек бирәләр иде, аны өйгә алып кайта башладым. Әни, эне-сеңелләрем бу үзгәрешкә бик тә сөенештеләр.
Бу куркыныч сугышның күпме дәвам итәчәген берәү дә белмәде. Фронттан һәркем хәбәр-ләр көтте. Хат ташучы хатлар алып килгәндә барыбыз да куаныштык. Аларны кабат-кабат укыдык. Әтиебезнең исән булуы, дошманның чигенә башлавына шатлануыбызны уртаклашырга күршеләргә йөгердек. Әмма кара кәгазьләр килгән гаиләләр дә булды. Бу бер гаиләгә генә килгән хәсрәт булмады, бөтен поселок кайгыга батты. Мондый авыр мизгелләрдә һәркем бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. Әтидән башта хатлар еш килде, әмма бу озак дәвам итмәде. Аннары хәбәрләр бетте. Бер елдан әнигә әтинең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр килеп иреште. Әмма без аны исәндер, дигән өмет белән яшәдек. Кече сеңлебез әтине бөтенләй күрмәде, ул әти фронтта чакта туды.
Еллар бер-бер артлы уза торды, без түземсезләнеп сугыш беткәнне көттек. Дошман җиребездән куылды. Барыбыз да фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә өметләндек. Сугыш тәмамлану турындагы шатлыклы хәбәрне ишеткәндә мин күперне саклый идем. Әмма моңа ни өчендер ышанмадым. Өйгә кайтып, әнинең шатлыклы карашын күргәч кенә аңладым. Мине кочаклап алды да, сугыш бетте, хәзер әтиегезне генә көтәсе калды, диде. Бик көтте аны әни, без дә көттек, әле һаман да көтәбез... Әниебез башка тормышка чыкмады, әтине көтеп ала алмыйча, 1990 нчы елда гүр иясе булды.
Сугыштан соң мин пенсиягә чыкканчы Коркачыктагы известь заводында эшләдем. 4 ел диярлек армиядә хезмәт иттем. 1968 нче елда Сәгъдәт исемле чибәр кызны очраттым һәм аңа өй-ләндем. Ул сугыш вакытында колхозда эшләде, өйләнешкәннән соң минем янга заводка урнашты һәм пенсиягә киткәнче шунда хезмәт куйды. Гаиләдә ике бала туды: 1961 нче елда улыбыз Айдар, 1963 нче елда – кызыбыз Әнзия. Балалар үсеп, туган ояларыннан киттеләр, әмма әти-әни йортын онытмыйлар.
Бүгенге көндә Гыйлаҗиевлар нәселе ишәя: оныклар һәм оныкчыклар үсеп килә. Алар безне онытмыйлар, атна саен безнең өйдә бөтен гаилә җыела, балалар көле-шәләр, шаярышалар. Чын бәхет менә шулай буладыр инде ул.
Равил абый белән Сәгъдәт апа 54 ел бергә бәхетле гомер итәләр. Тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм медальләр белән бү-ләкләнгәннәр, “Хезмәт ветераны”, “Тыл хезмәтчәне” дигән исемнәре бар. Җиңү көне хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре белән дә бүләк-ләнәләр. Алар икесе дә бик тыйнак һәм шәфкатьле кешеләр. Үз тырышлыклары белән яшиләр.
Хатирәләр белән вакыт сизелми дә үтте. Әлеге очрашудан соң мин сугыштан соңгы авыр чорга да карамастан, кешеләр ничек барлык авырлыкларга түзгәннәр, сөйкемле, сизгер күңелле булып кала алганнар икән, дип уйладым. Бүгенге яшьләр алардан күп нәрсәләргә өйрәнә алалар. Сәламәт, имин, бәхетле булыгыз, хөрмәтле ветераннар!
Надежда ДЕНИСОВА, Коркачык авыл җирлеге ветераннары советы рәисе.