Биектау районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышу өчен бергә җыелдылар.
Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар “Битаман” җаваплылыгы чикле ширкәтенең авыл хуҗалыгы объектларында булдылар, техника, мастерскойларны карадылар. Иң зур игътибар аграрийларның чәчүгә әзерлегенә юнәлтелде. Табигатьтәге үзгәрешләр буенча яз иртә килергә охшап тора. Белгечләр сүзенә караганда, теләсә кайсы техника бүгеннән үк инде кырга чыгып, эшли башларга әзер. Семинар барышында шулай ук үсемлекләрне саклау мәсьәләләре дә кузгатылды. Аларга Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйт Сәлахетдинов җентекләп тукталды.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru