Әлмәт һәм Лаеш күрсәтә белә эш

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе






Республикабызның кайбер районнары даими үсештә булса, икенчеләрендә тормыш дәрәҗәсе бик түбән кала. Түрәләребез, билгеле, вәзгыятьне күз уңыннан ычкындырмаска тырыша - муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади күрсәткечләре даими контрольдә тотыла. Шул рәвешле артта сөйрәлүчеләргә үз казанында гына кайнарга, ничек бар шулай ярар дип кенә тынычланырга ирек бирелми.



Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре, Әлмәт һәм Лаеш районнары алдынгылар рәтендә бара. Рейтингның иң аскы баскычларында исә Чистай, Спас, Тәтеш районнары урнашкан. Җирле узидәрә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеге бер төркем күрсәткечләр буенча бәяләнә. Ай саен 14 позиция буенча ирешелгән уңышлар карала. Татарстан Икътисад министрлыгы шуларга карап, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингын төзи дә инде.

 

 



Уртача хезмәт хакы, гомер озынлыгы, эшсезлек күрсәткечләре, торак төзү темплары, шәһәр-районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме һ.б. - муниципаль берәмлекләргә һәм шәһәр округларына бәя биргәндә боларның һәммәсе исәпкә алына. Казан, Әлмәт, Лаеш районнары ни рәвешле югары нәтиҗәләргә ирешә алган, артта сөйрәлүчеләр нинди юнәлештә тиешлечә эшләми икәнен ачыклау өчен дә әлеге рейтинг бик зур ярдәм булып тора.

 

 



Лаеш һәм Әлмәттән үрнәк алырлык

 

 



Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда рейтинг төзүдәге нечкәлекләр турында сөйләде. Әйтик, Әлмәт районы хезмәт хакы буенча иң алда бара – биредә уртача 31 мең сум алалар. Лаеш районы исә эшсезлек дәрәҗәсенең түбән күрсәткечләре белән җиңә – биредә ул нибары 0,32 процент.   Әлеге районнарның югары урыннарда торуына инвестицияләр күләме кебек фактор да үз өлешен керткән. Республика буенча җан исәбенә уртача 43 мең сум инвестицияләр туры килсә, Лаеш районында бу 141 мең сум (3 урын), Әлмәттә - 91 мең сум (5 урын). Торак төзелеше буенча да Лаеш районы халык исәбенә санаганда яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә алган. Беренчелекне ул Тукай районына гына биргән. Шушы һәм башка бер төркем күрсәткечләр җыелмасы буенча (җыелган салымнар, башка төр керемнәр дә исәпкә алына) Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары беренчелекне яулый алган.

 

 


Илнур Гарипов узган ел нәтиҗәләре буенча үсешкә ирешкән районнарны да аерым билгеләп китте. Шулай Менделеевск һәм Теләче районнары рейтингта 8 позициягә күтәрелә алган. Азнакай, Әтнә районнары да мактау сүзләренә лаек – бу районнар үз позициясен 7 баскычка яхшырта алган. Әлеге нәтиҗәләр район җитәкчеләренең актив эшләү күрсәткече дип бәяләнде. Мондый уңышларга ирешергә яңа эш урыннары булдыру, районга инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә башкарылган гамәлләр мөмкинлек биргән.

 

 



Аерым рейтинглар гомуми белем бирү сыйфаты (Бөгелмә, Казанның Вахитов-Идел буе районы, Саба районнары беренче урыннарда), сәламәтлек саклау өлкәсендәге күрсәткечләр (лидерлар - Кукмара, Чаллы, Алабуга районнары), агро-сәнәгать үсеше (Әтнә, Балтач, Саба районнары - алдынгы) буенча да төзелгән.

 

 


Татарстан башка төбәкләрдән алда була ала

 

 



Татарстан илебезнең башка субъектларына үрнәк була ала һәм мондый нәтиҗәгә ирешү өчен үз мөмкинлекләреннән тулы күләмдә файдаланырга тиеш.  Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гаффаров шулай дип саный. Соңгы елларда республикабыз шактый гына зур уңышларга иреште, билгеле. Әмма үсү өчен җирлек бик зур әле. Әйтик, Россия субъектлары арасында кече һәм урта бизнес үсеше буенча республикабыз 23 урында тора, нвестицияләр күләме буенча – 18 баскычта. Җан исәбенә туры килгән салым һәм башка төр керемнәр күләме буенча - 4, хакимият органнары эшчәнлегеннән канәгатьлек күрсәткече буенча исә 5 урында тора.

 

 



Нигездә, республикабыз һәм ведомстволар эшчәнлеге уңай бәяләнә. Быелның гыйнвар-февраль айларында узган йомгак коллегияләрендә төп нәтиҗәләр ясалып, 2014 елга планнар да билгеләнде.

 

 



- 2013 ел җиңелләрдән булмады. Әмма Универсиада билгесе астында узган елда да барлык куелган максатлар һәм билгеләнгән программалар тулы күләмдә үтәлде, - дип билгеләде Шамил Гаффаров.

 

 



Республика җитәкчелеге икътисадка юнәлтелгән бюджет акчасының нәтиҗәле тотылуын тәэмин итү, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен административ киртәләрне киметеп, бизнес вәкилләренә уңайлы шартлар тудыру, Татарстанны инвесторлар өчен кызыктыргыч итү, дәүләт хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсен үстерү, мәгълүматлаштыру өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү кебек максатлар куя.

 

 

 

 

 


Динә ЗАРИПОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International