Машина йөртүчеләр Казанның үзәк урамнарын урап узарга тырыша, кафе-ресторан хуҗалары клиентларын югалтудан куркып чаң суга, республиканың башка шәһәр һәм районнарында гомер итүчеләр исә башкалага кунакка килүне хәзер бәйрәм дип түгел, ә зур сынау итеп кабул итә...
Казан шәһәре җитәкчелеге кала үзәгендә машиналарын дөрес урынга туктатмаучы йөртүчеләргә карата таләпләрне көннән-көн кырыслата. Казан шәһәре башкарма комитетының 27 февральдәге карары нигезендә хәзер башкала үзәгендәге 53 урамда машина калдыру гомумән тыела. Алай гына да түгел, бу урамнарның күбесендә машинаны хәтта берничә минутка да туктатып торырга ярамый хәзер. Шулай ук “тимер ат”ларны тукталышларда һәм 35 спорт объекты каршында да туктатырга ярамый.
Йөртүчеләр паркингларны яратмый
Җитәкчеләр бу ысулны юлларда “бөке”ләрне киметү һәм шул рәвешле төрле терактлар килеп чыгу мөмкинлеген бетерү максатыннан кулланыла, дип аңлата. Ә менә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, бу - шәһәр үзәгендә Универсиада алдыннан төзелгән махсус машина кую урыннарын тутыру өчен эшләнә.
- Бүгенге көндә Казан үзәгендәге түләүле паркингларның берсенең дә тулганы юк, кайберләрендә буш урыннар аеруча күп. Мәсәлән, шундый машина кую урыннарының берсендә, аптырагач, автосалон ачып җибәргәннәр, - дип белдерде җитәкче журналистларга.
Рифкать Миңнеханов машиналарын юл читендә калдырырга яратучы йөртүчеләр турында да үз фикерен җиткерде.
- Юллар машина туктату түгел, ә хәрәкәт итү өчен. Тротуар исә җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итә. Без махсус тикшеренү уздырдык һәм башкала үзәгендәге паркинглардагы урыннарның шәһәр машиналары өчен җитәрлек булуын ачыкладык. Урыннар артып та кала әле, - дип ышандырды җитәкче.
Чыннан да, Казанның машина йөртүчеләре “тимер ат”ларын махсус паркингларга куярга ашыкмый. Әлбәттә, күпләрне паркингларның түләүле булуы куркуга сала. Аларның күбесендә машина тотуның беренче сәгате бушлай булса да, аннары сәгатенә якынча 50 сум түләргә туры килә. Транспорт чарасы анда һәр эш көнендә якынча 8 сәгать (эш вакыты) тора дип санасак, килеп чыккан сумма кесәгә яхшы гына сугачак.
Өстәвенә, түләүле паркинглардагы “бөке”ләрдән зарланучылар саны да кимеми. Кагыйдә буларак, ул урыннарда акчаны махсус беркетелгән хезмәткәр җыя һәм күп очракта аның кайтарып бирергә акчасы булмый. Нәтиҗәдә, бөкеләр хасил була.
- Минем машина бик кыйммәтле, теләсә кая калдырырга яратмыйм. Шулай да паркинглар булмагач, кайда урын бар, шунда куярга туры килә иде. Машина кую урыннары ачылгач, бик сөендем. Тик хәзер исә бөке булу сәбәпле, аларга керү теләге югалды, - дип зарланып торган иде бер машина хуҗасы.
Җәмәгать транспорты челтәре ни хәлдә?
Казан урамнарында машина калдыруны тыю турындагы яңалык Казан халкында зур шау-шу уятты. Интернет челтәре дә әлеге кагыйдәдән риза булмаучыларның уй-фикерләре белән тулды.
- Казанда машиналар саны гаять артты. Шуңа күрә, җитәкчеләрнең төп максаты – автомобильчеләрне җәмәгать транспортына күчереп утырту. Халыкның машиналарын ташлап, автобусларда йөри башлавын күз алдыгызга китерегез әле сез... Иртәләрен бу транспорт чарасына болай да керерлек түгел, әгәр дә машина йөртүчеләр дә дәррәү килеп автобусларда йөри башласа, хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк, - дип борчыла Илнар исемле интернет-кулланучы.
Аның сүзләрендә дөреслек бар кебек. Иртә һәм кичләрен автобуска сыя алмаудан иза чигүчеләр, чыннан да, бихисап. Машина кую урыннарын тыю турында карар кабул итәр алдыннан җәмәгать транспорты челтәрен камилләштерү кирәклеген күптән түгел генә Казанда үткәрелгән “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумында «Европаның Эртико-Интеллектуаль транспорт системалары» компаниясе директоры Расмус Линдхольм да ассызыклаган иде. Аның сүзләренә караганда, тыю ысуллары Европа шәһәрләрендә дә актив файдаланыла, тик бу эшчәнлек автобус, трамвай, метро йөрешен җайлау белән параллель рәвештә алып барыла.
Бактың исә, әлеге яңалык Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында гомер итүчеләрне дә куркуга салган икән. Араларында башкалага сәфәр кылудан баш тартучылар да очрый, хәтта.
- Казан юлларында йөрү тәртибе шундый тиз үзгәрә хәзер, ишетеп тә өлгерми калам кайсысын. Казанга еш йөрмәгәч, барлык яңалыклардан да хәбәрдар түгел. Шуңа күрә, соңгы вакытта бирегә машинасыз килергә тырышам. Дөрес барам микән, дөрес борылам микән дип борчыласы юк - җан тыныч, ичмасам, - дип сөйләде безгә Буа шәһәрендә яшәүче Илмир Гарипов.
Эвакуаторлар “бөке”ләр хасил итә
Ә ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә Казан үзәгендә машиналарын дөрес урынга туктатмаган йөртүчеләрне сагалап кына тора. 2014 елда гына да полиция хезмәткәрләре 6 меңнән артык машинаны эвакуацияләгән. Тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме исә 500 сумнан башлап 5000 сумга кадәр.
“Баскет-Холл” спорт объекты янын эвакуаторлар аеруча “ярата”. Биредә машина күтәртеп маташучы тәртип сакчыларына халык күнегеп бетте бугай инде. Хәер, эвакуаторлар Казанның башка урамнарында да еш күренә башлаган. Әле алай гына да түгел, алар бер машинаны алып китү өчен юлда үзләре дә шактый зур “бөке”ләр тудыра.
- Беркөнне эшем чыгып Татарстанның икътисад министрлыгына бардым. Паркингларында, гадәттәгечә, урын юк. Халык машинасын тротуарга тезеп куйган. Мин дә шунда барып туктадым. Шулай да, күңелемә шик кереп оялады. Ә эвакуаторлар килсә? Яңадан чыгып, машина кую урыны эзләп киттем. Үзәк урамнар буйлап күпме әйләнгәнмендер, урын тапмадым. Нәтиҗәдә, машинаны шактый ерак калдырып, министрлыкка яңадан 15-20 минут тәпиләргә туры килде. Күңел сизгән икән, министрлык каршына эвакуатор килеп туктаган да, инде бер машинаны күтәреп тә маташа. Юлда исә шул сары машина аркасында зур “бөке” хасил булган, - дип сөйли Казанда яшәүче Рамил Садыков.
Таксистлар да кара кайгыда
Казан үзәгендә урнашкан кафе-ресторан хуҗалары исә шулай ук зур борчуда. Күпләр үз бизнесларының табышы кимү турында хәбәр итә. Узган елның ноябрь аенда алар үзара берләшеп, шәһәр түрәләренә паркинглар ситемасын үзгәртүләрен сорап, махсус проект та әзерләгән иде инде. Тик Казан башкарма комитеты җитәкчеләре аларның авызын тиз япты. Клиентлары турында ресторан үзе кайгыртсын, янәсе.
Яңа кагыйдәләр белән бәйле мәсьәлә такси хезмәткәрләрен дә читләтеп узмаган, ә, киресенчә, аларга уңайсызлыклар бермәбер арткан.
- Үзәккә такси чакырткан очракта, без машинаны кая куярга тиеш икән, ә?.. Әллә кайда ерактагы түләүле паркингка кереп туктыйкмы? Пассажир безне ничек таба? Аңламыйм...- дип аптырый такси хезмәтендә эшләүче Алексей.
Бактың исә, әлеге карар кабул ителгәч, такси оешмаларының күбесендә машина йөртүчеләр һәм клиентлар арасында аңлашылмаучанлыклар арткан. Таксистларның күбесе үзәккә чакыртылган шалтыратуларны кабул итмәскә тырыша, ди.
Хәер, Казан урамнарын бушату турындагы яңалыкны шатланып кабул итүчеләр дә юк түгел. Беренче чиратта, бу машинасы булмаган һәм Казан үзәгендә яшәүче халык. Соңгылары үзәк урамнарның бераз булса да тынуына сөенсә, җәяүлеләр машина агымының хәрәкәт итәргә комачауламавына шатлана.
Рәмзия ЗАКИРОВА