“Анжи”га акча алмыйча гына ярдәм итәргә алынган Корбан Бәрдыев һәм Казанга кайта алмаган Александр Бухаров элеккеге командаларын җиңәргә булышты.
Салкыннары һәм бураннары белән кыш акрынлап кына артта калып бара. Җиһанга яз җитүен җылы кояш һәм урамдагы гөрләвекләр генә түгел, зур футболның мәйданнарга кайтуы да раслый. Россия чемпионатының декабрь урталарында тәмамланган көзге өлешеннән соң бездә янә футбол уйный башладылар. Чемпионат тәмамланганчы әле тагын ун тур калып бара. Димәк, турнир таблицасында әллә ниләр булырга мөмкин.
Белгечләр фикеренчә, Казанның “Рубин” һәм Махачкаланың “Анжи” командалары чемпионатның җәйге-көзге өлешендә кызганыч һәм үкенеч хисе тудырган коллективлар булып танылды. Әле узган сезонда гына икесе дә төп фаворитлар арасында йөрсә, быел инде икесе дә аутсайдер рәтендә бара. Россиядә генә түгел, Европада да үзен күрсәтергә тиеш булган “Анжи” аз гына банкортлыкка чыкмый калды, Сөләйман Кәримов тарафыннан сатып алынган “йолдызлар” таралып бетте. Нәтиҗәдә, “Анжи” ил чемпионатында үз урынын тапты: турнир таблицасының иң соңгы баскычына төшеп утырды.
Бәрдыев белән Бухаров янә бергә
Чемпионатның беренче этабы тәмамлануга ике команда да зур үзгәрешләргә алынды. Казан командасындагы хәлләрне инде беләбез, әмма Ринат Билалетдинов җитәкчелегендәге беренче коймак төерле булды: безнекеләр Европа Лигасыннан төшеп калдылар. “Анжи” (дөресрәге, шул ук җитәкчеләре) премьер-лигада каласына үз ышанамы-юкмы – белмим, әмма аларның өметләре зурдан. Алиев, Епуряну, Быстров, Билялетдинов, Смолов, Бухаров – кыш көне дагестанлылар әнә шундый уенчылар белән ныгыды. Гәрчә, Динияр Билалетдиновның – әтисе янына, Александр Бухаровның туган якларына кайтасына өметләнгән булсак та. Нәкъ менә яңа уенчылар “Анжи”га Европа Лигасында казанлылардан да югаррак атлавына китерде. Кызык: кыйтга турнирларында бөтен өметебез хәзер Россия чемпионатының иң яхыргы урынында баручы командага багланган.
Тагын бер кызыклы факт. Күп еллар дәвамында Казанда менә дигән футбол командасы, инфраструктура төзергә тырышкан һәм үз ниятенә күпмедер дәрәҗәдә ирешкән элеккеге баш тренерыбыз Корбан Бәрдыев хәзер “Анжи”да хезмәт куя. Әлеге фактны Махачкала командасы үзе дә таныды. Әйтүләренә караганда әлегә ул тренерларга ярдәм итә. Киңәшче буларак. “Анжи”ның баш тренеры Гаджи Гаджиев белән Бәрдыевның күптәнге дуслар икәне билгеле иде. Шунлыктан Казанда үзенә урын таба алмаган тренерыбызның нәкъ менә Махачкалага юл тотуы сәер түгел. Шул ук вакытта кайберәүләр Бәрдыевның бер уенга гына “Рубин”нан үч алырга чакырылуы хакында белдерә. Тагын бер төркем исә аның киләсе сезоннан баш тренер булып калачагын искәртә. Әгәр дә “Анжи” премьер-лигада үз урынын саклап кала алса.
Это'Оның аягы җиңел
“Рубин” белән “Анжи” арасындагы очрашу телеканалларга чыгарылмады, шунлыктан күпләр матчны интернеттан карарга мәҗбүр булды. Бу турда төп уен ЦСКА һәм Мәскәү “Динамо”сы арасында узды. Чыннан да мавыктыргыч уен инде ул. Беренчеләре, беренче таймда 2:0 исәбе белән алга чыгып, уен язмышын хәл иткән иде кебек. Әмма очрашуның икенче яртысында “Динамо” көндәшләре капкасына дүрт (!) кертергә өлгерде.
Махачкалада узган уен, голларга бай булмаса да, киеренке һәм мавыктыргыч булуы ягыннан калышмады. Ике команда да сезонга әзерлекне алданрак башлап җибәрде, башкалар диңгез буйларында ял иткәндә, беренче рәсми уеннар да үткәрергә өлгерде. Ягъни физик әзерлек ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Беренче таймда өстенлек казанлылар ягында булса да, икенче таймда мәйдан хуҗалары үзләрен иреклерәк тота башлады. Элеккеге иптәшләренең уенын карарга Англиядә Самуэль Это'О да килеп җиткән иде (бер көн алдан гына анысы “Челси” составында чираттагы голын кертте).
“Анжи” быелгы сезонда бер генә тапкыр да җиңү шатлыгын татымаган иде әле. Көндәшләре капкасына соңгы тупны да алар октябрь башында керттеләр. Һәм менә, ниһаять, беренче туп һәм чемпионаттагы тәүге җиңү. Дагестан командасына җиңү китергән бердәнбер тупны үзен футбол җәмәгатьчелегенә янә бер тапкыр искә төшерергә теләгән Александр Бухаров кертте.
Өскә күтәрелү теләге белән янган “Анжи” җиңү яуласа, “Рубин” турнир таблицасындагы унберенче баскычында “ныгыды” гына. Эшләр болай барса, тиздән махачкалалылар безнекеләрне куып тотарга да мөмкин әле...
Радик САБИРОВ