Сәкинә Минханова: Гаиләдә дә, иҗатта та сабырлык кирәк

2014 елның 9 марты, якшәмбе







Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова - Әлмәт дәүләт драма театрының киң диапозонлы артистларыннан берсе. Бүгенге әңгәмәбез – аның белән.



Утыз елдан артык иҗат гомерен шушы театр сәхнәсенә багышлаган ул. Тәҗрибәле, үзсүзле, ягымлы хатын-кыз, ана буларак та башкаларга үрнәк. Аның күп төрле образларын Әлмәт тамашачысы гына түгел, ә бөтен республиканың театр сөючеләре алкышлый.

 

 



Быелгы театр сезонында Сәкинә ханым 55 яшьлеген билгеләп узды. Үзенчәлекле бенефис артистның үзенә генә түгел, әлмәтләр өчен дә зур бүләк булды.

 

 



- Сәкинә ханым, драматург Илгиз Зәйниевның “Сагынуларга ни чара” спектаклен махсус сезнең юбилейга әзерләгәннәр икән?

 

 



- Әлеге пьесаны юбилеема мин үзем сайлап алдым. Камал театрында да куелгач, безгә бик бирергә дә теләмәгәннәр иде. Монда бит нәкъ менә мин үскәндәге шикелле авыл тормышы, без таптап үскән әремнәр, чирәмнәр, күңелгә, йөрәккә якын. Без бит - авыл балалары. Артист буларак кына түгел, олы тормыш юлы узган кеше буларак та Илгизнең эчке тоемлавына исем китә. Әле бит ул яшь кеше, ә нинди пьесалар яза! Аның 3 спектаклендә ролем бар. “Балакаем” да күңелне актара торган Ана образы. “Туган-тумачада” да авыл хәлләре, анда Зәйнәп дигән авыл хатынын уйныйм, иремне тормыштагы ирем башкара. Рузия образы да минем күңелемә хуш килде. Нигә төп образны сайламадың дип сорау да биргәләделәр. Никтер менә шул Рузия образын якын иттем. Бәлкем Рузиянең хәлен аңлыйсым килгәнгә, үзенә ымсындыргандыр.




- Ә тормышыгызда сез бөтенләй капма-каршы. Сез сәхнә бәхете, тамашачы ихтирамы яулаган сирәк артистлардан, өстәвенә, Аллаһы Тәгалә сезгә гаилә бәхетен дә җәлләмәгән...

 

 



- Әйе, Аллаһы Тәгалә бәхетемне генә күпсенмәсен иде. Ирем Рамил (Рамил Минханов - Татарстанның халык артисты, автор) белән бик тату гомер итәбез. Сәхнәдә дә, өйдә дә, чыгып китсәк тә - гел бергә. Сәкинә дигән исем үзе үк түземле дигәнне аңлата. Табигатьтән дә мин бик түзем кеше. Кирәкмәгән вакытта сүз әйтмичә калсаң да бик яхшы.

 

 



- Ике тәкә башы бер казанга сыя димәк?..

 

 



- Тормышыңны дөрес итеп көйли белсәң, нишләп сыймасын ди? Тормыштан, әни тәрбиясеннән дә килә торган сәләттер дип беләм мин аны. Әниләргә, гомумән, бик күп нәрсә бәйле. Әтисенә карап улын, әнисенә карап кызын коч, диләр бит. Бик хак сүзләр. Ирне ир иткән дә - хатын, хур иткән дә - хатын, диләр. Халык сүзләре шул кадәр дөреслеккә туры килә. Рамилнең артист буларак үскәненә, камилләшкәненә нык сөенәм. Мин аңа булышам, ул да миңа арка терәге. Киресенчә булса, без мондый дәрәҗәгә килеп җитмәгән булыр идек. Икебез дә, Аллага шөкер, халык исемен йөртүче артистлар.

 

 


- Театрдагыны эштә калдырыга кирәк, өйгә алып кайтырга ярамый диләр театраль гаиләләр. Ә сездә ничек?

 

 



- Безнеке кайта. Тормышбыз гел театр дисәк тә, бик дөрес. Ике улыбыз да театрда, безнең янда үсте. Укырга кергәнче гастрольләргә дә 30-40 көнгә ияреп бара торганнар иде. Укырга кергәч кенә, әби-бабай карамагында кала башладылар. Каникул җитүгә яңадан безнең белән чыгып китәләр иде. Рамил балаларга кырысрак та булгалады. Авыл клублары кечкенә, сәхнә кырыенда бала тыныч кына утырып бетә алмый. Роль башкарганда эпизод арасында «тыныч кына утырыгыз!» дип кычкыргалап та керәбез. Аларга бу ошап бетмәгәндер инде. Шулай да олы улыбыз ут остасы булып театрыбызда эшли. Киленебез дә безнең янда. Кечесе икенче юл сайлады.




- Артист тормышын алкышлардан гына тора, алар бер кочак чәчәк күтәреп кайта диючеләр бар. Режиссер белән эшләү үзе генә ни торганын гади тамашачы белеп бетермәскә дә мөмкин. Талант кына түгел, сабырлык та бик кирәктер?

 

 



- Үзебез сайлаган язмыш. Режиссерларның да төрлесе бар - урындыкларны алып ата торганнары очрый, җиде катлап сүгенергә дә мөмкиннәр... Нишлисең, чишелеш юлларын эзлиләр. Без аны үзебезгә дип кабул итмибез. Образ тудырганда төрлечә була инде. Эчендәге “парны” чыгарып бетерәләр дә, суынып-тынычланып яңадан мактап та җибәрәләр әле кайчагында.

 

 



- Актер эше күптәнге омтылышыгыз идеме?

 

 



- Заманында минем табип–хирург буласым килгән иде. Гаиләбездә медицина хезмәткәрләре бар. Укытучы һөнәре дә матур хыялларымнан иде. Ләкин язмышым сәхнә белән бәйләнде.

 

 



- Ирегез Рамил абый бик ыспай ир-ат күренә. Хатын-кызларның игътибар үзәгендә еш була торгандыр?..

 

 



- Ирем һәрвакыт кызларга ошый. Фойега элгән фотоларын үбеп куйган чаклар да, фотоларын урлап киткән очраклар да булгалады. Телефонына шалтыратулар да еш күренеш. Концертларда җырлаган чагында: «Мин фәлән-фәлән рәттә утырам, миңа багышлап җыр җырла әле”, - дип запискаларга күмә торганнар иде. Мин андый чакларда горурланам гына, минем ирем башкаларга да ошый икән дип... Мине чыгарымнан чыгару яшьрәк чагымда тизрәк була торган иде. Иремә гомер буе ышандым, ул да миңа ышана. Сәхнәдә башкалар белән кочаклашырга да туры килә. Нәрсә булып бетәр икән дип торсак, образны эшләп чыгарып булмый ул. Рамилгә кайчагында үзем дә әйткәлим, кызлар белән шаяр инде дип. Яшь вакытта бигрәк тә кызлар аны ярата иде. Хәзер генә азрак картаеп китте (көлә). Гел янымда гына бөтерелә иде. Башкаларга да игътибар күрсәтергә кирәк бит инде ул.

 

 



- Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?

 

 



- О- о-о! Бу сүзне аңлатып булмый торгандыр. Менә инде олы яшькә җитеп барабыз. Бер-беребезгә ияләшеп беттек. Шуңа да карамастан, 1-2 сәгать аерым тора да алмыймыз бит, бер-беребезне юксына, эзли башлыйбыз. Чынлап уйлап карасаң, бер-беребездән аерылып торган да юк икән бит безнең. Театрда, өйдә, хәтта кибеткә чыксак да, ашарга пешерсәк тә без бергә. Ул миңа - Аллаһының олы бүләге. Безне театр таныштырды. Беренче күрүемдә үк мин аңа гашыйк булдым. Чибәр-ыспай егет минем генә түгел, башкаларның да игътибарын яулагандыр. Беренче күрүемдә үк үзенең киенү рәвеше белән таң калдырды. Үзем әллә ни чибәр булмасам да, сөйкемле сөягең бар, дип әйтәләр. Аның да миңа күзе төшкән. Өйләнеп тора башлагач кына әйтте: “Мин синең борыныңа кызыгып гашыйк булдым”, - дип. Дамирә Кузаева дигән данлыклы артистыбыз бар иде.  Мине шуңа охшата торган иделәр.

 

 



-Нинди роль турында хыялланасыз?

 

 



- Минем көчемә ышансалар, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” әсәрендәге Тәңкәбикә образын башкарсым килә. Бу образга килеп җиткәнемне тоям.

 

 



- Артист һөнәре күпмедер дәрәҗәдә көнчел һөнәр. Театрыгызга ел саен берсеннән-берсе чибәр яшьләр килә. Көнләшмисезме?

 

 



- Ю-у-у-к! Шатланам гына. Өстәвенә, алар әле талантлы. Без спектакль өчен генә җырлый-бии белсәк, алар тулы бер концерт куя алырлык бит. Пластикага да бик көчлеләр. Без оялып торганда, алар шартлатып эшләп тә куялар. Кимчелекле яклары да бар барын. Әйтик, тел мәсьәләсендә. Күбрәк палстикага игътибар бирелгәннән килә торгандыр дип уйлыйм монысын. Гүзәл Яһудинаны гына алыйк. Мин аны киленем булганга гына мактамыйм. Театрга килеп кергәч тә, мин аңа сокланып куйдым, менә ичмасам артист дип. Төп рольләр бирә башладылар, көченә ышандылар. Мин дә аны теләсә нинди рольне менә дигән итеп башкарып чыгара ала торган артист дип бәялим.

 

 



- Сезнең театр җитмеш еллык тарихка ия. Үзегезнең коллективка гына хас традицияләр бармы?


 

- Һәр елны 9 майда без зиратка барабыз. Мәрхүм артистларыбызның каберләрен чистартабыз, белгәннәребез догалар кыла. Еш кына арабыздан китеп барган олуг затларыбызның иҗат кичәләрен уздырабыз.. Андый шәхесләргә театрыбыз бик бай.

 

 


 

- Соңгы елларда бигрәк тә зур уңышлар казанып иҗат итәсез. Театр репертуары шактый бай һәм күптөрле. Бу җитәкчеләрегезнең дә дөрес юл сайлавыннан килә торгандыр?


 

- Театрга директор итеп Фәридә Вәгыйзовна килә дигән яңалыкны ишеткәч, бик куанып куйдым, чөнки мин аны күптәннән белә идем. Белемле, булдыклы, зыялы ханым. Коллективыбыз өчен тырышып эшли. Кая барса да сүзе үтә. Коллективны ул җитәкли башлаганнан бирле, без төрле проектларда катнашып киләбез. Республика, Россия театр тормышында гына түгел, ә чит ил тамашачысына да спектакльләр күрсәтә башладык. Читтәге режиссерларны да җәлеп итә. Бер сүз белән әйткәндә, Фәридә ханым - чын хуҗа!

 

 



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International