Интернет – бүгенге көндә чиксез мөмкинлекләр тирәлеге. Бер яктан ул аралашу, мәгълүмат алу чыганагы булып торса, икенче яктан акча эшләү мөмкинлеге дә. Мәсәлән, интернет-кибетләр.
Каталог буенча заказ бирергә ияләнгән илләр өчен интернет-кибетләр тиз арада уңайлы сатып алу урынына әверелде. Россиядә исә бу сәүдә төрен башлап җибәрүчеләргә, халыкта ышаныч уяту өчен шактый тырышырга туры килде. Хәзер инде бу этап артта калды. Бүгенге көндә сатып-алу өлкәсендә эшләгән күпчелек эшмәкәрләр товарны кибетләрдә генә түгел, ә интернет аша да халыкка тәкъдим итү мөмкинлегенә ия.
Гади кибетләрдә сату өчен сәүдә урыны, сатучы, киңәш бирүче, кассирлар кирәк булса, интернет-кибетнең инфраструктурасы тулаем программага салынган. Шул рәвешле вакыт сарыф итеп кибетләрдә йөрергә дә, кассада чиратта басып торырга да кирәкми. Web-сайт аша утырган урыныңнан гына үзеңә кирәк товарны сайлап алып, заказ җибәрәсең. Ассортиментның күплеге дә игътибарга лаек. Интернет сайтлардан алынган чагыштыруларга караганда, әлеге кибетләрдә бәяләр дә 20-30 % түбәнрәк санала.
Ләкин уңайлыклары белән беррәттән тискәре яклары да бар: киемнең размеры туры килмәү куркынычы, материалының сыйфатын да тотып карап булмый. Ә электрон техниканың эштән чыкканы, бижутериянең ташы төшкәне дә эләгергә мөмкин. Шөкер, хәзерге вакытта "минус"ларны бетерү эшләре алып барыла. Заказ бирелгән товар сатып алучыны канәгатьләндермәгән очракта, кире кайтару юллары уйлана.
Модадан артта калмаска интернет-кибет ярдәм итә
Россиядә якынча 150 миллион кеше яши. Шуларның өчтән бер өлеше зур шәһәрләрдә яшәсә, калган өлеше кечкенә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда гомер итә. Шушы 100 миллион кеше мегаполиста яшәүчеләр кебек үк матур киенергә, кинофильм геройлары кебек мода белән янәшә атлау хакында хыяллана. Гадәттә, район үзәгендә урнашкан кибетләрдә сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Ә бераз башкалардан аерылып тора торган кием киясең килсә, зуррак шәһәргә барырга кирәк. Мегополислардан шактый еракта яшәүче «модница»лар өчен интернет-кибетләр – иң кулае.
- Мин күптән түгел генә эшли башладым. Шуңа да карамастан, үз клиентларымны булдырырга өлгердем инде. Әлегә, бәхетемә, размерлары туры килмәгән очраклар булмады. Күбрәк туганнар, дуслар белән эшлим. Күлмәк, спорт костюмнарына өстенлек бирәләр. Декрет ялында утырган кеше буларак, акчасы күп булмаса да кирәк-яракка ярап куя. Заказ, гадәттә, 7-10 көн эчендә килә. Җитмәсә, яңа дуслар табу, аралашу... Минем өчен бу эш хобби кебек, – дип белдерде Минзәлә районында яшәүче Ләйлә Рәшитова.
Казанда яшәүче Алия Мансурова – интернет-кибетләр аша даими рәвештә заказлар бирүчеләрнең берсе.
– Гадәттә, мин интернет-кибетләр аша кием-салым алырга яратам. Әлбәттә, электрон техникага караганда, кием сайлау авыррак. Аласы күлмәгеңнең материалын тотып карап булмый бит. Размеры да кайвакыт туры килеп бетми. Нинди генә размер язылган булса да, безнең стандарт размерлар белән чагыштырганда алар кечкенәрәк була. Ә инде кул сәгате, бижутериягә килгәндә, биредә сайлау мөмкинлеге күбрәк. Бизәнү әйберләрен махсус кибетләргә барып алуны хубрак күрәм. Аларны сайлау, кибеттә йөрү процессы күңелемә рәхәтлек бирә.
Территориаль чикләр юкка чыга
Интернет-кибетләр хезмәте белән кулланучыларның күп өлеше – шәһәр, район халкы. Авылда яшәүчеләр бу сатып алу ысулы турында хәбәрдар түгелме, әллә инде алданудан куркалармы?
Актаныш районы авылларының берсендә гомер итүче Рәисә Хафизова интернет- кибетләр аша урын-җире тышына заказ бирә. Рәисә ханым фикеренчә, интернеттан ачык төсләрдә үзеңә кирәкле бизәк төшерелгәнне сайлап алырга була.
- Интернет-кибетләр хакында балаларымнан ишеттем. Зур ассортиментлы товарлар күргәч, заказ биреп карарга булдык. Кул сәгатье, урын-җир тышына заказ биреп караганым бар. Ә киемгә исем китми, размеры туры килмәсә, кире тапшырып вакыт уздырып йөрисем килми. Безнең яшьтәгеләргә район үзәгендә урнашкан кибетләрдә дә бик «модный» киемнәр саталар. Ә кечкенә балалар өчен матур киемнәр җитәрлек. Киләчәктә оныкларыма заказ бирми булмас, – дип көлә Рәисә Хафизова.
Күп кешедә булган товарны гадәти сатып алу юлы белән кибет, базарлардан барып алыргамы, яисә тәвәкәлләп интернет-кибеттән заказ бирергәме? Кайсы кибетне сайларга соң дигән сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирә.
Зилә ГЫЙМАЗОВА