Менә шундый була ул чын педагог һәм җитәкче! 0:

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе






“Язмышта очраклы хәлләр булмый, кеше  язмышын очратмый, ә бәлки үзе төзи”. Бу сүзләр  Алан-Бәксәр урта  мәктәбе  директоры Галимҗанова Надежда Сергеевна турында әйтелгән кебек.


Ул 1959 нчы елда кышның салкын һәм карлы ае – февральдә  Россиянең ерактагы төбәкләренең берсендә – Иваново өлкәсенең Юрьевец шәһәрендә туа. Өч  яшьлек чагында әтисе фаҗигале төстә һәлак була. Шәһәрдә кирпеч заводы  директоры булып эшләүче әнисе өч баланы берүзе үстерә.  Балаларын белемле итәргә тырыша. Надежда шат күңелле кыз булып үсә, сыйныфта һәм мәктәптәге эшләрдә актив катнаша: дружина советы рәисе, комсорг  була. Бәлки, шуңа күрәдер дә, педагогиканы сайлый һәм Юрьев-Польск педагогия училищесына укырга керә һәм аны 1978 нче елда кызыл дипломга тәмамлый. Иң яхшы 10 студент арасында  Биектау районына  юллама ала. Аңа Шәпше белән Алан-Бәксәрнең икесенең берсен тәкъдим итәләр. Соң-гысының яңгырашы күңеленә  хуш килә һәм ул бернинди икеләнүсез шунда юл ала. 1978 елның 15 августыннан авылдагы сигезьеллык мәктәптә тарих укыта. Шушы ук елның сентябрендә   Владимир педагогия институтына читтән торып укырга керә һәм  аны 1983 елда уңышлы тәмамлый. Эшчән, үзенең идеяләре белән балаларны мавыктыра белүче укытучыны балалар да  үз итә башлый. Нәфис гәүдәле, зур зәңгәр күзле япь-яшь кыз әле үзе дә  ул вакытта  укучыларыннан әллә ни аерылып  тормый. Аңа кадәр бирегә бер ел элек килгән математика  укытучысы Галина Ивановна белән дуслашып  китә. Яшь укытучыларны бер йортка урнаштыралар. Алар бер-гәләп концертлар, бәйрәмнәр оештыралар, укучыларның өйләренә йөриләр.


1986 елда Надежда Сергеевнаны  укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары  итеп билгеләделәр. Биредә дә ул үзенең бай фантазиясен эшкә җикте, мәктәп һәм авыл өчен кызыклы чаралар уздырды. Педагоглык эшчәнлеге өчен район мәгариф бүлеге аны Мактау грамотасы белән бүләкләде. 1987 елдан ул  биология һәм география укытучысы булып эшли башлады.


Надежда Сергеевна янында җанга рәхәт,  аның күңеленнән әйләнә-тирәгә яктылык сирпелә. Чөнки ул чын педагог.


1994 нче елда аны мәк-тәп директоры итеп билгеләделәр. Нинди генә вазифаны башкарса да, янындагы  кешеләргә карата игътибарлы, сабыр булуы, ярдәм кулы суза белүе  белән аерылып тора. Ул ягымлы сүз-ләрен, кыйммәтле киңәшләрен кызганмыйча, коллективны туплый ала.


2002 елда Надежда Сергеевнаны  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләк-ләделәр.


Аның  тырышлыгы нәтиҗәсендә  коллективта уңай атмосфера хөкем сөрә, укытучылар, алдынгы алымнар кулланып, мөстәкыйль  эшлиләр. Бер-береңә  булышу килеп туган кыенлыкларны җиңәргә  ярдәм итә. Укытучылар директорның һәр башлангычын хуплыйлар.


Заман мәктәбе  авыр чор кичерә.  Җитәкчедән белем һәм тәҗрибә генә түгел, ә бәлки  сабырлык, уртак тел таба белү, төптән уйланган нигезле карарлар  кабул итү сәләте дә  таләп ителә. Мәктәбебез яшәсен,  эшләсен, чәчәк атсын өчен Надежда Сергеевна көчен дә, вакытын  да  кызганмый. “Туган мәктәбеңә  булыш” акциясе дә аның җиңел кулыннан башланып китте һәм мәктәп тәмамлаучылар булдыра алганча ярдәм күрсәттеләр.


Ул хәзерге  вакытта укучыларның да, мәктәп тәмамлаучыларның да кайда һәм ни белән шөгыльләнүләренә битараф  кала алмый. Ул аларның проблемалары, шатлыклары һәм борчулары белән яши. Шуңа күрә дә авылда директорыбызны һәркем хөрмәт итә.


Улы Руслан – аның горурлыгы. Ул Казанның артиллерия университетын тәмамлаган. Башта Юргада, аннары Карачаево-Черкесиядә  кадровый офицер булып хезмәт иткән.  Өйләнгән,  ике  улы Артур белән Александрны үстерә.


Надежда  Сергеевна  гаҗәеп  киң күңелле әни һәм әби, ул оныклары турында бик яратып сөйли.


Тормыш юллары буйлап, үз артыннан якты эзләр, борчу-мәшәкатьле көннәр калдырып, ныклы адымнар белән атлый. Һәр көнеңнең бушка  узмавын белеп тору үзе бәхет түгелмени соң? Ул тормышка  ышанып яши. Яфракларын салкын көннәр, карлы бураннар башлангач та коймый торган мәңге яшел агачлар булган кебек, күп нәрсәләрне башларыннан кичереп тә, үзләре  якты  йөзле, тәмле телле булып кала торган  кешеләр  бар. Безнең Надежда Сергеевна – шундыйларның берсе.

 



Алан-Бђксђр урта мђктђбе коллективы


.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International