Күп кеше катнашындагы шау-шулы тамаша, кайнар коймаклар, җырлар, бала-чага чыр-чуы, күз явыңны алырлык киемнәр... Рус халкының Бөек пост алдыннан ел да уздырыла торган Масленица бәйрәме менә шулай тәмамлана. Көне гаҗәеп шәп иде. Өйдә утырудан туйган халык – яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да, якшәмбе көнен күңелле итеп уздыру өчен, белдерүдә күрсәтелгән урынга килделәр.
Усадта халыкның массакүләм бәйрәме Журавлев паркында уздырылды. Бирегә авыл кешеләре генә түгел, шәһәрдән кайткан кунаклар да килде, авыл аша күрше-тирә төбәкләргә баручылар да беразга шушы урында тукталдылар. Бәй-рәмдә Изге Троица чиркәвендәге гыйбадәттән соң Виталий атакай һәм дин тотучылар да катнашты. Бала-ларга атларга һәм кар машиналарына утырып йөрү оештырылды. Теләге булучылар тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйлана, әйлән-бәйлән һәм башка уеннарда катнаша алдылар.
Ә Биектауда Җиңү Паркында кунакларның күңелен шаян клоуннар һәм Масленицаның төп геройлары – Кыш белән Яз күтәрде. Төрле төсләре белән игътибарны җәлеп итә торган кечкенә паровозда йөреп килү өчен әти-әниләр һәм балалар озын чиратка тезелде. Халык рәхәтләнеп шашлык, парлары чыгып торган солдат боткасы һәм коймак белән сыйланды. Масленицаның иң югары ноктасы карачкы яндыру булды. Синең вакытың чыкты инде, Кыш, юлны Язга биреп, китсәң дә була!
Хәерле юл!


Маргарита ТИМОНИНА
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru