Яшь боксчылар уңышка иреште

2014 елның 5 марты, чәршәмбе







Казан шәһәрендә 2000-2001 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Беренчелеге булды.


Ярышларда Биектау районыннан Мирхәт Мостафин, Миңнехан Вәлиуллин  һәм  Марсель  Сәгыйтовта тәрбияләнүче 11 малай катнашты. Нәтиҗәләр менә дигән. Беренчеләр  68 килограммга кадәрле авырлыкта  Азат Сәгъдиев һәм 76 килограммга кадәрле категориядә Ислам Яруллин булды. 36 килограммга кадәрле авырлыкта  Камил Рәхимов, 40 килограммга кадәр – Илдар  Гыйззәтуллин, 62 килограммга кадәр – Богдан Китаев һәм 72 килограммга кадәрле авырлыкта Әмир Галиев көмеш медальләргә лаек булдылар. Әлфис Гайнуллин (36 килограммга кадәр) һәм Марат Сәлахетдинов та (65 килограммга кадәр) үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алар өченче урынга чыктылар. Балаларның мондый уңышлары тырыш хезмәт,  дисциплина  һәм максатчанлык нәтиҗәсе. Һәм бу җиңүләр – әле тәүге карлыгачлар гына.

 

 



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International