Ярышлар авыл хуҗалыгы академиясе спорт залында узды. Физкультура укытучысы В.Ф.Назаров җитәкчелегендә төрле үлчәү категорияләрендә 7 сыйныф укучылары Ильмир Арсланов, Инсаф Кадыйров, 8 сыйныфтан Михаил Беляев, Артур Гыйлаҗев, Фәрит Гатауллин, 10 сыйныфтан Илнур Гыйлаҗев, Әнис Хәкимҗанов чыгыш ясадылар.
Ярыш классик ике төр буенча барды – ике герне этеп күтәрү һәм ыргым (рывок). Гернең авырлыгы 16 кг, башкару вакыты 10 минут. Үсмерләр үз үлчәү категорияләрендә беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Артур Гыйлаҗев 250 күтәрелеш “гер ыргымы” күнегүен 10 минутта башкарды.
Искәндәр Идрисов.