Максат, бурычлар билгеләнде

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе






Арчада наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору  эшен  оештыру буенча  семинар булды.


Анда  район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова,  район прокуроры Минакдас Шәрәпов,   “Биектау” муниципальара полиция бүлегенең  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы  Эдуард Хәбибуллин, районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре   Эльза Галиева катнашты.

 

 


Семинарда  республикада  наркотикларга  кагылышлы хәл; наркотиклар янавына  каршы торуда  чорның яңа таләпләре; психикага йогынты ясаучы матдәләргә бәйлелеккә  профилактика һәм башка мәсьәләләр каралды. Семинарда катнашучылар  шулай ук наркотиклашуга юл куймау  бурычларын тормышка ашыруда наркотикларга каршы муниципаль  комиссияләр һәм  наркотикларга каршы пропагандада массакүләм-мәгълүмат чараларының  роле турында сөйләделәр.

 

 


Фото sibay-rb.ru



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International