Тынгы белмәс Котдүсов

2014 елның 25 феврале, сишәмбе







Габделәхмәт Котдүсовның фермер хуҗалыгы даны Ямаширмәдән еракларга таралган. Тәвә кошлары һәм аккошларга сокланып карап торырга, аларны ашатырга һәм йомыркаларын ашап карарга бирегә авыл туризмын яратучылар еш килә. Хуҗа аларның һәркайсын шатланып каршылый. Котдүсовның кошлар “йорты” яралы аккоштан башланып китә. Имгәнгән, бер аучы табып алган кош турында телевидиение тапшыруыннан күреп коткара ул аны. Габделәхмәт аккошны үзенә бирүен үтенеп сорый. Соңрак мондый матур кошларны тагын берничәне ала. Брянск өлкәсеннән аккошларны гаиләсе белән алып кайта. Бүген фермада алар инде алтау. Котдүсов әле тагын тәвә кошлары да асрый. Алар ике төрле – берсе кара Африка токымлы, икенчесе эму дип атала.





Кызыл кенәгәгә кергән кошларны каравы да бик четерекле. Аларга барлык яклары туры китерелгән рацион төзелә, витаминнар бирелә, ә салкын көннәрдә инфракызыл лампочкалы кечкенә инеш ясала. Аккошлар һәм тәвә кошларыннан кала Котдүсовларның әле күркә-үрдәкләре, фазан тавыклары, казлар һәм үрдәкләре дә бар. “Кошлар әтисе” (Габделәхмәт үзен шулай дип атый) әле тагын тавислар да үрчетә башларга ниятләп тора. Шик юк – ул монысын да булдырыр.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International