«Йолдызлык» кабат талантлар эзли

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе






«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең ундүртенче сезоны ачылды.




1февральдән 1 мартка кадәр республиканың зур һәм кечкенә шәһәр-авылларында сайлап алу турлары уза. Шәһәр һәм районнардан ел саен фестивальдә ун меңнәрчә бала катнаша.



5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Видеоклип» номинацияләрендә ярыша. Һәр номинация эчендә конкурсантлар яшь аермалыклары буенча 3-5 группага бүленә, аларны урындагы жюри бәяли. Талантлы һәм өметлеләре фестивальнең зона этабына уза. 1-13 март көннәрендә Казан, Әлмәт, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Болгар, Мамадыш, Теләче, Буа, Яшел Үзән шәһәрләрендә «Йолдызлык» проектының оештыру комитеты раслаган жюри төркеме иң -иңнәрне сайлап алачак. Суперфинал ярышлары 14-17 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк.



Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Йолдызлык» фестивалендә катнашу бушлай. Район һәм шәһәрдә җиңгән балаларга икенче турга юллама ала.  Казанга узган конкурсантларга махсус мастер-класслар оештырыла, яшәү-ашау чыгымнарын да фестивал дирекциясе күтәрә.



«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенә булышлык күрсәтү советы рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, фестивальнең оештыру комитеты рәисе - Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм ту ризм министры Рәфис Борһанов.

 

 



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International