Бәхетле бул, балам! Жирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхеттән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: «Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда».
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны Туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә.
Илебезнең иминлеген, таңнарыбызның, аналарыбызның тынычлыгын, көннәребезнең матурлыгын, сабыйларыбызның йокысын, гашыйкларыбызның мәхәббәтен солдатлар саклый. Элек тә шулай булган, хәзер дә …
Солдатлар бүген дә кирәк. Солдатлар бүген дә сафта. Алар бүген дә ил сагында, алар бүген дә батырлыклар эшлиләр, алар бүген дә һәлак булалар. Ватан алдындагы изге бурычларын үтә-гәндә, Әфганстанда, Чечняда, Грузиядә…
Япь-яшь солдатлар әле малай килеш яу кырларында ятып калганнар. Кемнәрнеңдер әтиләре, абыйлары, кемнәрнеңдер ирләре, сөйгән ярлары әйләнеп кайтмаган. Күпме хатыннар тол калган, күпме малайлар, кызлар ятим үскән…
Минем әтиемнең абыйсы Галиуллин Рәдиф абый Әфганстан сугышында һәлак булган. Әтиемнең, дәү әниемнең сөйлә-гәннәреннән ишетеп, мин абыем турында менә нәрсәләр беләм.
Рәдиф абый 1961 нче еллның 24 нче февралендә туа. Бик сабыр, сүз тыңлаучан авыл малае, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Усад училищесына укырга керә. Иптәшләреннән артык аерылмый, әти-әнисенең булышчысы, сеңлесе Фәрзәнәнең, энеләренең яклаучысы булып үсә Рәдиф абый. 1976 елның декабрендә әтиләре вафат була. Барлык мәшә-кать дәү әни белән шушы балалар өстенә кала. Дәү әнинең киңәшчесе дә, төп төрәге дә Рәдиф абый була.
Ул 1979 нчы елда армия сафларына китә. Ул вакытта армиягә китү зур дәрәҗә була. Куанып- шатланып, туганнары, дуслары, авылы белән соңгы тапкыр саубуллашып чыгып китә ул .
Япь-яшь егетләр кайнар сугышка килеп керәләр. Ләкин абыем беркайчан да зарланмый. Анын хатларында «Бар да әйбәт, тиздән кайтам...» дигән сүзләр еш кабатлана. Бу хатлар бүгенге көндә дә дәү әниемнең сандыгында сакланалар. Менә шул хатлардан кайбер юллар:
“Сәлам Әфганстаннан!
Исәнмесез минем өчен якын булган туганнарым әни, дәү әни, Рәис, Радик, Фәрзәнә һәм Рамил. Сезгә үземнең яшь йө-рәгемнән чыккан солдат сәламен җибәреп калам. Сәлам шулай ук күрше- күләннәргә, Галиәхмәт дәү әтиләргә, аръяк дәү әниләргә һәм Саҗидә апаларга.
Әни, минем хәлләргә килгәндә бар да әйбәт, служба әкрен генә алга тәгәри, менә сигез ай була инде. Әни, озак хат язмый торган өчен ачуланмагыз. Без монда командировкадан командировкага йөреп кенә торабыз. Әфганстанны аркылыга- буйлыга йөреп чыктык инде. Хатны нинди адрес белән язарга да белгән юк. Менә командировкадан батальонга кайттык, мин сразы хат язарга утырдым, ату хат язмаганга озак булды бит инде. Ачулангансыздыр да, борчылгансыздыр да инде. Әгәр дә мин озак хат язмый торсам, борчылмагыз, мин, димәк, командировкада. Сез үзегез җавап озаграк килмичә торса да, ешрак хат языгыз. Әни, монда көннәр әйбәт, кояш кыздыра. Хәзер дә баштагы шикелле палаткалара яшибез. Көзгә Багран дигән шәһәргә күчәбез дип сөйлиләр, күчерсәләр яхшы булыр иде. Шәһәр, шәһәр инде. Әни, сезнең хәлләр ничек соң, дәү әни бер килеш кенә йөримә, аръяк дәү әнинең ни хәлләре бар? Бәрәңге-ләрне утыртып бетердегезме инде? Сабан туйлары ничек үтте соң? Радик укырга кая барырга җыенасың соң, әллә авылда каласыңмы? Ярый, минем башка язар сүз юк. Рәис, авылдагы дусларга сәлам әйт, ачига, кличкага, кәрчәк Сәлименә һәм мине сораганнарга. Ярый, хушыгыз, хат языгыз. Көтәм».
“Сәлам Әфганстаннан!!!
Исәнмесез минем өчен якын булган әни, дәү әни, Рәис, Радик, Фәрзәнә һәм Рамай. Сезгә сагынычлы солдат сәламнәре белән хат яза туганыгыз, улыгыз Рәдиф. Сәлам шулай ук туган-тумачаларга һәм күрше-күләннәргә. Фәрзәнә, мин синең 15ендә язган хатыңны алдым. Хатта ниләр язган булсаң, барын да аңладым, ә ул хатны алганчы сезгә ике хат салган идем, берсендә открытка 8 нче мартка, ә икенчесендә хат һәм пленка. Менә бу хатка да ике карточка салып җибәрәм. Фәрзәнә, син монда татарча сөйләшәләрме, дип сорагансың. Монда әфганнар фарсы һәм пушту телендә сөйләшәләр, ну күбесе үзбәк һәм таджик телендә сөйләшә алалар. Безнең монда Үзбәкстан һәм Таджикстан малайлары сөйләшә алар белән. Фәрзәнә, син Рамил авырый дип язгансың, аның хәлләре ничек соң, терелмәдеме әле? Син аңа әйт: ”Абый бүтән авырмаска кушты”, – диген. Сезнең үзегездә ни хәлләр бар соң, авылда нинди үзгәрешләр бар? Мин шуның белән хатны тәмамлыйм. Покага, хушыгыз.
К.с.б. Рәдиф
ХАТ КӨТӘМ!»
Монысы абыемның соңгы хаты:
“Сәлам Әфганстаннан!!!
Исәнмесез минем өчен якын булган туганнарым, әни, Рәис, Радик, Фәрзәнә һәм Рамил. Сезгә сагынычлы солдат сәламнәре белән хат яза Рәдиф. Радик, синең язган хатыңны 15 майда алдым, хатта ниләр язган булсаң, барысын да аңладым. Шулай ук Тәслимә апалардан открытка алдым, аның өчен бик зур рәхмәт. Ну, әзрәк үзем турында язып үтәм. Минем хәлләргә килгәндә, әлегесен бар да әйбәт, әкрен генә служить итеп ятам, авырган юк, әлегесен беркая да барган юк. Кабул янында торабыз. Әллә нигә бер шәһәр эченә дә чыккалыйбыз шунда. Ну Кабул бик матур шәһәр инде.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru