Дәүләт бирәм дип торганда да...

2014 елның 11 феврале, сишәмбе







1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү арту белән республикабызда яңа төр компенсацияләр кертелде. Бу ярдәм ата-аналар җилкәсенә төшкән “йөк”не җиңеләйтергә тиеш иде. Әмма бик күпләр субсидияне кирәксенмәгән, күрәсең. Нәниләрен тәрбия йортына йөртүчеләрнең нибары 42 проценты гына бу мөмкинлектән файдаланган.




Мәгълүм булганча, социаль яклау бүлекләре 1 февральгә кадәр ата-аналардан гаилә кереме турындагы белешмәләрне кабул итте. Әмма республикабызда балалар бакчасына йөрүче 192 мең баланың 83 меңенә генә (42,6 процент) субсидия билгеләнгән. Әлеге ярдәм төрен барыннан да бигрәк башкалабыз Казанда кирәк дип тапмаганнар. Биредә нибары 18 368 кешегә (35 процент) генә компенсация каралган.



Район җирлегендә яшәүчеләр исә дәүләт ярдәменә үз хокукын активрак белдергән. Чүпрәле, Теләче, Апас кебек районнарда 70-80 процент ата-анага киләсе атнадан өстәмә компенсацияләр түләнә башлый. Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, бу саннар муниципаль берәмлекләр буенча керем дәрәҗәсе мәгълүматларын чираттагы тапкыр дәлилли. Ягъни, башкалабызда хезмәт хакы зуррак, шуңа компенсациягә дәгъва итүчеләр дә азрак. Керем дәрәҗәсе түбәнрәк булган районнарда исә бу күрсәткеч югарырак.



Быелдан шулай ук бер төркем категорияләргә балалар бакчасына түләүдә ташламалар бетерелде. Шул рәвешле тәрбиячеләр һәм инвалид ата-аналар да тәрбия йорты өчен тулы күләмдә түләргә тиеш. Әмма һәр муниципаль берәмлек үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып, бу категорияләргә ташламаларны саклый ала.



Әйтик, башкалабыз Казанда кече тәрбиячеләргә һәм I- II группа инвалид ата-аналарга балалар бакчасына түләүнең 100 процентын кире кайтару турында карар кабул итте. Бу гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә шәһәр бюджетыннан 42,3 миллион сум бүлеп биреләчәк. Фаразланган мәгълүматлар буенча, шул рәвешле 2014 елда әлеге компенсация инвалид ата-ана тарафыннан тәрбияләнүче 402 нәнигә һәм 2000 тәрбия йорты хезмәткәре балаларына түләнәчәк. Башка муниципаль берәмлекләрдә исә мондый ярдәм күрсәтүгә мөмкинлекләр табылмаган, күрәсең.

 

 



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International