Почта хезмәткәрләренә “Биектау хәбәрләре” – “Высокогорские вести” район газетасына 2014 нче елның беренче яртыеллыгына язылуны уңышлы уздырулары өчен бүләкләр тапшырылды.
Районның почта элемтәсе бүлеге коллективының гомуми җыелышында “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - “Биектау хәбәр-ләре” газетасы редакциясе” директоры Габдулла Галямов хат ташучыларга һәм элемтә бүлекләре начальникларына рәхмәт белдерде, аеруча тырышлык күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Беренче урын “Битаман” элемтә бүлеге начальнигы Наилә Нәгыймовага, икенче – Сания Хәлиуллинага (“Суыксу”), өченче урын “Алан-Бәксәр”дән Фәридә Фатыйховага бирелде. Чернышевкадан Ирина Фролова иң актив хат ташучы дип танылды. Җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз һәм килә-чәктә дә нәтиҗәле хез-мәттәшлек дәвам итәр, дип өметләнәбез.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru