100 еллык юбилей уздырылды

2014 елның 9 феврале, якшәмбе






Юбилярларны хөрмәтләү кебек күркәм гамәл безнең районда быел да дәвам итә.

5 нче февральдә гомере буена Биектау районында яшәгән Мария Жукова йөзенче туган көнен билгеләп үтте. Аны шушындый олы юбилее белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, шулай ук социаль өлкә вәкилләре килде. Гомере буена колхозда бозау караучы булып эшләп, Беренче Бөтен-дөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы афәтләрен башыннан кичереп, ул үз районына турылыклы булып калган. Моннан берничә ел элек Мария Терентьевна Биектау авылында квартира алган һәм бүген кызы Нина белән шунда яши.



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International