...Мәктәптә беркөн шулай үткән Яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләшеп утырганда, сүз кытайлыларның йолдызнамәсенә барып ялганды.
Аларның фаразлавы буенча Ат елы фикерне туплап, намус белән эшләүне таләп итәчәк, бу елда туганнар ат кебек эшләүчеләр икән. Кызыксынып китеп, безнең арадан кемнәр шушы елда туган соң дип барлый башлагач, хезмәтен җигелеп тартучы остазыбыз, хезмәттәшебез, мәктәбебезнең завучы Наилә Наил кызы Насыйбуллинаның Ат елында туганы ачыкланды. Ул бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Укытучы һөнәренә өйрәтәләр, укыталар, ләкин Чын укытучы булырга өйрәнеп буламы соң? Яши-яши нәтиҗә ясап, зур ышаныч белән әйтә алам: укытучы булып туалар. Наилә апа әнә шундыйлардан. Ул чын мәгънәсендә бөтен гомерен элек-электән изге эш саналган балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше! Гомер буе татар теле һәм әдәбияты укытып, ничәмә-ничә буынның күңелендә туган телгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләгән ул. Аның укучыларының берсе, бүгенге көндә шушы ук мәктәптә укытучы булып хезмәт куючы Халидә Идрисова менә болай искә ала:
– Наилә апа исеме олы хәрефтән языла торган укытучы гына түгел, ул укучылары өчен әни дә була белә. Без аның дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идек. Безнең күңелләрдә әдә-биятка кызыксыну уятучы да, матурлыкны күрә, гаделлекне таный, яхшыдан яманны аера белергә өйрәтүче дә Наилә апа булды. Без укыган еллар татар теленең иң кысылган, тәмам руслашуга күчү еллары иде. Авылдан чыгып киткәч тә татар теленең кирәге калмый, шулай булгач, нигә аны укып, укытып маташырга, дигән фикерләрнең тамыр җәйгән чагы иде. Әмма Наилә апа татар теле һәм әдәбияты фәнен төп фәннәр рәтенә куюга иреште. Эш дәверендә иҗади эшләргә, башкарган эшеңә җаваплы карарга, балалар белән уртак тел таба, аларның күңелләренә үтеп керә белергә, балалар өчен һәрвакыт кызыклы булып калырга безне Наилә апа өйрәтте. Без аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле. Киләчәктә укытучы булу теләге дә аның кебек укытучыларга сокланудан тугандыр дип уйлыйм мин, – диде Халидә Шамил кызы.
Әйе, укытучының биргән белеме ничә еллардан соң да үз көчен югалтмый икән, димәк, ныклы, нигезле белем булган ул. Олы Кавал урта мәктәбен тәмамлаучыларның шактые югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлекләренә һич икеләнмичә имтихан тотуы очраклы гына түгел.
Ә ул бүлекләргә аларны Наилә апалары үрнәге этәрә. Безнең коллективта гына да, аның кул астында 9 укучысы эшли. Аның кул астында диюем шуңа күрә, озак еллар инде Наилә апа директор урынбасары булып та эшли, районда мондый вазифаны башкаручылар арасында ул иң тәҗрибәлеләрнең берсе.
Коллективка читтән килеп кушылганнар да рәхмәтле Наилә апага. Аның белән өч дистәгә якын ел иңне-иңгә куеп эшләүче Илсөя Хәсәнова менә нәрсәләр сөйли:
– Мин Олы Кавал мәк-тәбенә эшкә килгәндә үк Наилә Наилевна укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – төп завуч иде. Баштан ук төпле сүзле, эшлекле, шул ук вакытта сабырлыгы йөзенә чыккан ханым икәне күземә ташланды. Сөйләшүе, үз-үзен тотышы, пөхтәлеге, гадилеге, кешеләргә мөнәсәбәте үк зирәк педагог икәнен күрсәтеп тора. Аның бервакытта да эшсез торган чагын күрмисең. Һәр эшен “коеп” куя. Укытучылар бүлмәсе, татар теле кабинетындагы стендларның күбесе аның кулы белән ясала. Завуч буларак, ул һәрвакыт методик ярдәм күрсәтергә әзер. Без, яшьрәкләр, аның һәр эшкә теләп тотынуын һәм ахырына җиткереп армый-талмый эшләвен күзәтеп, гаҗәпләнәбез дә, сокланабыз да.
– Янәшәңдә Наилә апа кебек курыкмыйча таянырдай көчле “зам”ың булганда, эшләргә җиңел, – ди мәктәп директоры, Наилә апаның элекке укучысы Нәгыйм Зәбиров. – Мәктәп коллективы ирешкән һәр уңышта, елдан-ел төрледән-төрле грантлар отуда, коллективта дустанә һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрүдә Наилә апаның өлеше бәяләп бетергесез. Хәрби кеше буларак, Наилә апа белән һич шикләнмичә разведкага барып була дияр идем мин, – ди Нәгыйм Абделхак улы.
Әйе, Наилә апа кебек үз эшенә фанатларча бирелгән укытучылар сирәктер. Шуңа күрә “РФ халык мәгарифе отличнигы”, “РФ гомуми белемнең почётлы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр, күп Мактау кәгазьләре, укучыларының, аның кулы астында акыл һәм тәҗрибә туплаган күпсанлы шәкертләренең рәх-мәтләре – аның күпьеллык педагогик хезмәтенең нәтиҗәләре.
Наилә апа Насыйбуллина үз фәнен искиткеч яхшы белә, аны укучыларга гади, аңлаешлы итеп җиткерә торган һәм бик таләпчән укытучы. Шушы сыйфатлары аңа һәрвакыт алдынгы сафларда булырга ярдәм итә. Бу уку елында безнең мәктәпнең X сыйныф укучысы Абдрахманова Илүзә татар әдәбияты буенче районда үткәрелгән олимпиадада беренчелекне яулады. Мәгълүм булганча, укучыларның уңы-шында һәрвакыт укытучы хезмәтенең өлеше зур була. Илүзә үзе бу хакта менә нәрсә ди:
– Наилә Наилевна – минем иң яраткан укытучыларымның берсе. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы, эчтәлекле була. Ул безгә туган телебезнең матурлыгын, олылыгын аңларга, аны яратырга өйрәтә. Быелгы уку елында татар әдәбиятыннан район олимпиадасында беренче урын һәм февраль аенда үтәчәк республика турында катнашу мөмкинлеге алуыма да мин Наилә апа Насыйбуллина ярдәме белән ирештем дип саныйм. Аның: «Уңышка ирешү өчен синең барлык мөмкинлекләрең бар, тырыш, син булдырасың», – дигән сүзләре миңа канат куйды һәм уңышка ирешергә ярдәм итте.
Эшенә күпме генә башы белән чумса да, Наилә апа әле ул йорт тоткасы хатын-кыз да, өендә аны да тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьләре көтеп тора. Озак еллар игелекле килен булган Наилә апа бүген инде үзе кайнана. Килене, үзе дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Фәүкать кызы аның турында менә ниләр сөйли:
– Булачак кайнанамны мин бала вакыттан ук белә идем. Мин бу авылга дәү әниләргә кунакка кайтып йөрдем. Авылда аны бөтен кеше хөрмәт итә, ихтирам белән карыйлар, мин хәтта бераз курка идем. Ләкин чынлыкта ул – бик кешелекле, киң күңелле, ярдәмчел кеше. Килен булып төшкән көннән без уртак тел таптык. Мин үзем Казан кызы, шуңа күрә авыл тормышына ияләшү бик авыр булыр дип уйлаган идем, ләкин әни ярдәме белән мин авыл тормышының бернинди дә авырлыгын күрмәдем. Ул мине беркайчан да гаепләмәде. Эшләгән эшләрем бик үк килеп чыкмаса да, мактый, күңелне күтәрә. Ул үзе дә ничә еллар кайнана-кайната белән яшәп, аларны олылап, хөрмәтләп бакый дөньяга озаткан. Бу гаиләгә ул биш малай арасына килеп кергән, олы килен булган. Ул яхшы ки-лен булганга күрәдер, икенче малайларына да килен итеп әнинең бертуган сеңлесен алалар. Әни бөтен туганнарны бер нигезгә туплап, җыеп торучы. Ул бөтенесен дә кайгыртып, куанычларына куанып, көенечләренә борчылып яши. Өйдәге бөтен эшне без әни белән бергә, киңәшләшеп эшлибез. Оныкларын да, бүгенге көндә алар аның өчәү, ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтә. Гаиләдә ул беренче чиратта яраткан әни, ышанычлы тормыш иптәше, кадерле дәү әни, ә эштә – җитәкче.
Наилә Наилевнаны һич шикләнмичә укытучылар династиясен дәвам иттерүче дияргә мөмкин. Аның кайнана-кайнатасы шушы мәктәпкә гомерләре буе хезмәт күрсәткәннәр. Наилә ханым тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстер-гәннәр, укытучы һөнәренә булган мәхәббәт балаларына да күчкән. Улы Зөлфәт шушы мәктәптә тарих, физик тәрбия дәресләрен укыта, кызы Зилә дә белеме буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Наилә Наил кызының оста мөгаллимлек тәҗрибәсе, коллегалары белән уртак тел таба белүе, мәктәп тормышының барлык нечкәлекләрен белүе иңгә-иң куеп эшләргә зур этәргеч бирә.
Энҗе Мортазина, Олы Кавал мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru