Татарстан төзелеш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, Россия буенча бишенче урында тора. Икътисадның әйдәп баручы өлеше булган бу тармакка ел да зур бурычлар куела.
Универсиадага әзерлек чорында төзүчеләр җилкәсенә аеруча зур йөк салынды. Студентлар уеннарын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен киеренке эш җәелдерелде. Шул ук вакытта торак һәм социаль объектлар төзелешенә, капиталь төзекләндерүгә дә игътибарны киметмәделәр. Төзелеш тармагында көч куючыларның тырышлыгы юкка гына югары бәя алмады бит.
Былтыргы югары темпларны агымдагы елда да саклау мөһим. Хәер, быел төзүчеләргә эшләр тагын да арта. Соңгы елларда тормышка ашырылган социаль ипотека, тузган торакны юк итү, авыл клублары төзү, мәктәпләрне, торак йортларны капиталь төзекләндерү кебек программалардан кала яңалары да гамәлгә ашырыла башлый. Әйтик, балалар лагерьларын төзекләндерү, авылларны яктырту, пар казаннарын модернизацияләү шундыйлардан. Барлыгы республикабызда 26 төп программа буенча эш оештырылырга тиеш.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җылыначак
Мәгълүм булганча, республикабызда күп кенә җылылык системалары тиешенчә эшләми. Беренче чиратта, социаль юнәлешле объектларда моның ише проблемалар зур уңайсызлыклар тудыра. Шуңа да мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне һәм клубларны җылылык белән тәэмин итүче пар казаннарын яңартырга булганнар.
Быел шул рәвешле муниципальберәмлекләр белән бергә 598 пар казанын рәткә китерү, яңаларына алмаштыру турында карар кабул ителгән. Бу программаны гамәлгә ашыруга 69,9 миллион сум бүленәчәк.
Лагерьларны төзекләндерүгә дә акча тапканнар
Республикабызда балалар ялын ел саен иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырышалар. Әмма, мәгълүм булганча, күп кенә шәһәр яны лагерьлары шактый мөшкел хәлдә. Аларны рәткә китерергә, төзекләндерергә кирәк дип инде байтак ел сөйлиләр. Әмма бу эшне оештырыр өчен моңа кадәр финанс мөмкинлекләр булмады.
Әлеге системаны модернизацияләүгә ел саен финанслар бүлеп биреләчәк дип вәгъдә ителгән иде былтыр. Быел чыннан да бу юнәлештәге эшкә тулы куәттә алыначаклар. 13 сәламәтләндерү лагерен төзекләндерүгә 100 миллион сум акча бүленгән. Инде май аенда ял үзәкләре балаларны кабул итүгә әзер булачак, диде Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Ике зур проект
“Иннополис” һәм “Смарт сити” кебек зур проектларны тормышка ашыру да игътибар үзәгендә булачак. Әйтик, «Иннополис»ның беренче объектлары инде актив төзелеш стадиясендә. Торак, спорт, уку һәм тикшеренү корпусларын үз эченә алган IT-университет комплексы, шулай ук торак йортлар да төзелә. Узган елны бу территориягә газ үткәрелгән иде, быелның азагына “шәһәрчек”кә беренче яшәүчеләр килеп урнаша алыр дип уйланыла.
“Смарт сити”га килгәндә биредә проект эшләре киң җәелдерелгән. 2015 елга бирегә газ тоташтырылачак. Беренче объектларны 2015 ел ахырына кулланышка тапшыру ниятләнә. Быел исә коммуникацияләр үткәрүгә 1 миллиард сум акча бүленәчәк, диде Ирек Фәйзуллин.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА