Чыпчык авылында храм ачылды

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе






Чыпчык авылында яңа туган елның беренче көннәрендә «Архистратиг Божий Михаил» храмын ачу тантанасы булды һәм бу көнне беренче тапкыр Илаһи литургия башкарылды. Аны Биектау округы благочинные иерей Виталий Ульянов үткәрде.

 


Храм Казан епархиясе, Казан һәм Биектау районы иганәчеләре, шулай ук җирле халык ярдәмендә кыска срокларда төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу көнне храмга бик күп кеше килде, аларның һәрберсе белгән догаларын укып, үз Аллаларына үтенеч-гозерләрен әйтеп, күңелен сафландырды. Чиркәү үзенең дингә каршы сәясәт алып барылган елларда җимерелгән элекке урынына төзелгән. Хәзер авылда мәхәллә оештыру һәм аның эшен җайга салу буенча эш алып барыла



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International