Казанның 1000 еллык паркында урнаштырылган 40 метрлы Яңа ел символы илнең иң биек чыршылары рейтингында икенче урынны яулады. Беренче урында – Екатеринбург һәм Красноярск шәһәрләрендә куелган чыршылар. Аларның биеклеге 46 метр тәшкил итә.
Рейтингның өченче баскычында – Мәскәү һәм Пермь чыршылары. Әлеге шәһәрләрнең Яңа ел символы 30 метрга җитә. Алардан соң рейтингта - Санкт-Петербург, Воронеж, Уфа, Ростов-Дон, Самар, Түбән Новгород, Волгоград, Омск, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә урнаштырылган чыршылар. Аларның биеклеге – 28-18,5 метр.
Шунысын да искәртергә кирәк, Красноярск һәм Екатеринбургта ясалма чыршылар куелса, Казанда ул тулысынча чын нарат агачларыннан җыелган.
1. Екатеринбург, Красноярск - 46 метр;
2. Казан - 40 метр;
3. Мәскәү, Пермь - 30 метр;
4. Санкт-Петербург - 28 метр;
5. Уфа - 29 метр;
6. Воронеж - 25 метр;
7. Омск - 24 метр;
8. Новосибирск - 22 метр;
9. Чиләбе, Волгоград, Ростов-Дон, Самар - 20 метр;
10. Түбән Новгород - 18,5 метр.