“Сәлам-Шолом” ике милләт мәдәниятын таныта

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе






17 гыйнварь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Сәлам-Шолом” дигән концерт узачак. Бу - ике ил арасында музыкаль диалогка корылган проект.



Израиль композиторы, дирижер, пианист Беньямин Йосыпов һәм Татарстан композиторы Эльмира Галимованың әсәрләрен “Ля Примавера” оркестры башкара. Халыкара проектның максаты - ике милли мәдәниятне бер сәхнәдә тәкъдим итү.


Беньямин Йосыпов Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Әнисе яһүд, әтисе таҗик булуына карамастан, татарча да белә ул, милли традицияләрне саклап иҗат итә. “Беньямин дөнья күләм танылган композитор буларак, үзләренең милли мәдәниятын танытуда зур көч куя. Яһүд әсәрләрен Татарстан, Казан тамашачысына күрсәтергә теләге зур”, - ди проект авторлары.


Концертта инструменталь әсәрләр яңгыраячак, орган, баян өчен концерт тәкъдим ителәчәк. Беньямин Йосыпов композитор гына түгел, дирижер да. Рөстәм Абязов белән алар чиратлашып дирижерлык итәчәк. Казан тамашачысы экзотик инструментлар тыңлап хозурланачак. Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, сәхнәгә келәм җәеп, музыкантларны шунда утыртып уйнатачаклар. Кайбер музыкантлар хәттә Зур концерт залының сәхнәдәге балконнарында да чыгыш ясаячаклар.

 

 


Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International